Кыр хәбәрләре: Чистайда комбайннар парады узды

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Чистай районы хуҗалыкларында техниканың урып-җыюга әзерлеген тикшерделәр.

Составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек объектларын механикалаштыру һәм энергия ресурслары секторының әйдәүче киңәшчесе Илнур Сафин, «Әлмәт» агрохимия хезмәте станциясе директоры Мөгтәсим Мәмәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский, Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Сергей Дудин кергән махсус комиссия район хуҗалыклары буйлап йөреп, ашлык җыю техникасын алдагы эшләргә әзерләү темпы белән танышты.

Комиссия әгъзалары авыл хуҗалыгы техникасын карап чыгу  барышында комбайннарның янгын сүндерү чаралары, беренче медицина ярдәме даруханәләре белән комплектлануын тикшерделәр, хезмәтне саклауга кагылышлы мәсьәләләрне карадылар.

Техниканың герметиклыгын аерым игътибар белән карадылар, аннары комбайннарны кырда  суктырып карадылар.  Механизаторларның төп максаты - уңышны югалтуларсыз  җыеп алу.  

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, Чистай районы хуҗалыкларының күбесе урып-җыю кампаниясенә яхшы әзерләнгән. Күрсәтүгә куелган  техника тикшерүне  узды    һәм файдалануга  рөхсәт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International