Татарстан аграрийлары ташламалы кредитларны кичектереп түли алалар

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә,  авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр элек алынган ташламалы кыска сроклы кредитны бер елга озайта алачак, аның срогы 2020 елда чыга. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко сүзләренә караганда, бу коронавирус таралу фонында тармакка ярдәм итү чараларының берсе булачак.

Ташламалы кредитлар буенча түләүләрне кичектерү – агросәнәгать комплексы  предприятиеләренә дәүләт ярдәме чараларының берсе, аның кысаларында кече эшкуарлык  субъектлары 2020 елда срогы чыга  торган   ташламалы кредит буенча элек алынган процентларны түләүне бер елга кичектерә алачаклар. Тагын бер мөмкинлек - ташламалы инвестиция кредиты буенча исәпләнгән процентлар һәм төп бурыч буенча түләүләрне кичектереп тору.

 Бу максатлар өчен  Хөкүмәт федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 2020 елда 4 млрд. сум һәм 2021 елда 6 млрд. сум акча  бүлеп бирәчәк. Ташламалы кредитлар буенча алынмый  калган  табышларны кайтару өчен банкларга   субсидияләр бирү турындагы карар проекты Хөкүмәттә әзерләнгән инде.

Ташламалы кредит бирү программасы буенча еллык 1-5% ставка белән  фермерлар кредит ала  алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International