Марат Җәббаров Казан аграр университетының кыр тәҗрибәләрен һәм орлыкчылык кишәрлекләрен өйрәнде

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркы базасында аграр университетның кыр тәҗрибәсен һәм орлыкчылык кишрлекләрен презентацияләү булды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов, Казан аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм башка кызыксынучы затлар катнашты.

2019 елдан башлап Казан ДАУ Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән Агробиотехнопарк төзү проектын гамәлгә ашыра, аны урнаштыру өчен Татарстанның Лаеш районында 100 га җир бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытка җитештерү һәм укыту-лаборатория базасы төзелеше буенча проект документациясе эшләнгән.

Айрат Вәлиев, алга таба Казан ДАУ Агробиотехнопаркы студентлар һәм АПК белгечләре өчен практика узу үзәгенә, шулай ук авыл хуҗалыгында инновацион технологияләрне апробацияләү һәм тиражлау мәйданчыгына әвереләчәк, дип сөйләде.

Хәзер 100 га мәйданда Агробиотехнопарк территориясендә университет тарафыннан аның партнерлары белән бергә 30дан артык кыр тәҗрибәсе тупланган, авыл хуҗалыгы культураларының: бодай, борай, арпа, көнбагыш, кукуруз, рапс, соя, рыжик, карабодай һәм бәрәңгенең перспективалы сортларын селекцияләү һәм алар буенча орлыкчылык эшләре алып барыла. Аграр югары уку йорты укытучылары, студентлары һәм аспирантлары махсуслаштырылган кишәрлекләрдә үзләре уздыра торган тәҗрибәләрне күрсәттеләр һәм алар турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы мондый мәйданчыкларның студентлар өчен генә түгел, ә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дә файдалы булуын билгеләп үтте һәм Татарстан аграрийларының тәҗрибә кырларын карарга чакырды.

Аграр университетның тәҗрибә мәйданчыгы Лаеш районында Нармонка авылы янында урнашкан, мәйданчыкка бару өчен 8-987-297-94-19 телефоны буенча язылырга мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International