Узган атнада Алексеевск районында «Иң яхшы сабанчы» конкурсы узды. Чарада район башлыгы Сергей Демидов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Газинур Мусин, Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты директоры Сергей Яхин, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Ярышларда катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән район башлыгы чыгыш ясады. "Сез һәркөнне халык иминлеге өчен эшли торган кешеләр. Мин сезгә авыл хуҗалыгы өлкәсендә фидакарь хезмәт итүегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, муллык һәм бәхет телим", - диде Сергей Демидов.
Ярышларда районның 9 авыл хуҗалыгы оешмасыннан барлыгы 10 механизатор катнашты.
Конкурс барышында катнашучыларның Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләре, тракторларның техник торышы тикшерелде, шулай ук сөрү агрегатына ай саен техник хезмәт күрсәтү һәм аның әзерлеге тикшерелде. Соңыннан конкурсантлар җир сөрү буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Бүләкләү 2 номинациядә үтте: классик сабаннар белән эшләүче механизаторлар һәм әйләнмәле сабаннары белән куәтле тракторларда эшләүче механизаторлар.
.jpg)
«Классик сабаннар белән эшләүче механизаторлар» номинациясендә "Родина" колхозыннан Фәрит Гатин беренче урынны алды, икенче урында – "Алга" колхозыннан Рәфәгать Гыйззәтов, өченчедә - «Восток Зернопродукт» АҖеннән Альберт Фәттахов. Әйләнмәле сабаннар белән куәтле тракторларда эшләүче механизаторлар номинациясендә 1 урынны «Хәмитов» крестьян - фермер хуҗалыгыннан Сергей Житин алды, 2 урында - "Биләр" ВЗПдан Петр Елдашев һәм 3 урында - "Алексеевск" НПдан Алексей Кузьмин.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Газинур Мусин дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.