Бу көздә ай дәвамында Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы идарәсе вәкилләре авылның мәдәни-тарихи мирасын саклап калу һәм авыл территорияләрендә «Авылда эшлә – кыю бул» юнәлешендә үзеңне күрсәтү мөмкинлекләре турында халыкка мәгълүмат җиткерүне арттыру буенча Бөтенроссия яшьләр проекты кысаларында республиканың өч районында булдылар һәм агробизнес мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
«Махеевъ» Татарстан җитештерүчесе халыкара орбиталь станциягә үз продукциясен җибәрүне дәвам итә. Халыкара космик станция видеосын 3 ноябрьдә космонавт Олег Артемьев җибәргән. Ул космоста иртәнге ашның ничек узуы турында сөйли һәм кырпы балыгын (белуганы) Татарстан Республикасының Алабуга шәһәрендә әзерләнә торган аджика белән тәмләтеп ашый.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, аграрийлар өчен төп банк - Россельхозбанк кечкенә фермер предприятиеләре өчен «Шәхси фермерлык» цифрлы сервисларның экосистемасын эшләгән. Система агробизнесны уңышлы алып баруда ярдәм итү өчен булдырылган һәм ул фермерлар җитештерә торган авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен маркетплейсны үз эченә ала
Бүген, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 6да Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылды. Салкынча көзге иртә шәһәрлеләрне ярминкәгә чыгудан туктатып кала алмады. Күпләр өчен шимбә көнне ярминкәгә чыгу берничә буынны берләштерә торган күркәм гаилә традициясенә әверелеп бара. Олырак яшьтәге балалар ярминкәгә өлкән яшьтәге әти-әниләрен алып киләләр, сатып алган продуктларны алып кайтырга булышалар, бәяләрне күреп, үзләре дә кирәкле әйберләрне җыеп китәләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен шимбә көнне, 7 ноябрьдә Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра, алар иртәнге сәгать 6дан эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм башка фермер продукциясен сатып ала алалар.
«Россия тәмлеләре» төбәк азык-төлек брендларының беренче илкүләм конкурсына теркәлү 9 ноябрьгә кадәр дәвам итә, аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра. Оештыру комитетына илнең 70тән артык субъектыннан 400дән артык гариза кергән.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов тукландыруны һәм яклау чараларын оптимальләштерү аша үсемлекчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттыру семинарында хәбәр итте, ул инвесторлар һәм республиканың эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашында Биектау районында «Казансельмаш» ҖЧҖ базасында узды.
Иминләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләрдән яклануның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, ул товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үзеңне банкротлыкка чыгудан саклау, эшчәнлектә финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә. Шуңа бәйле рәвештә, дәүләт ярдәме белән агроиминләштерү, хәтәрлек-менеджмент коралы буларак, аграр секторны үстерү программасының бер звеносы буларак карала.
2017 ел ахырында Азнакай районында сөт җыю, суыту, эшкәртү һәм сату юнәлешендә «Бәрәкәт» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы төзелә. Аны оештыру инициаторы - югары белемле белгеч Рәмис Сәхапов. Бу идеяне Рәмис абыйның туганнары - Рөстәм һәм Руслан да хуплап ала. Ә тату эшләүче өч туган - өч баһадир, дип сана инде аларны. Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы идарәсе составына бу эшкә битараф булмаган һәм аны белүче тагын бер кеше – Фәрит Муллакаев керә. Ә егетләрне дәүләттән грант ярдәме алу мөмкинлеге рухландырып җибәрә. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурсларын отып һәм грантлар алып, «Бәрәкәт» кооператорлары үз теләкләренә ирешәләр.
“Бүген Татарстан сәнәгати терлекчелек күләме буенча Россия Федерациясе субъектларының беренче өчлегенә керә, һәм республикада терлекчелек тармагы хәвеф-хәтәрдән лаеклы якланырга тиеш. Республикада терлекчелектәге хәтәрлекләрне иминләштерүне актив үстерү өчен аерым чаралар системасы һәм конкрет гамәлләр планы таләп ителә. Илкүләм агроиминләштерүчеләр берлеге (НСА), төбәк иминләштерүчеләре белән һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, аны эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга әзер, бу республика терлекчеләренә ышанычлы иминият яклавын тәэмин итәргә һәм төбәкне алдынгы урыннарга чыгарырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип белдерде төбәк терлекчеләре өчен махсус тематик семинар нәтиҗәләре буенча Илкүләм агроиминләштерүчеләр берлеге президенты Корней Биждов.