Әлмәт һәм Лениногорск районында авылда эшкә урнашу һәм үз бизнесыңны ачу мөмкинлекләре турында сөйлиячәкләр

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Бу көздә ай дәвамында Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы идарәсе вәкилләре авылның мәдәни-тарихи мирасын саклап калу һәм авыл территорияләрендә «Авылда эшлә – кыю бул» юнәлешендә үзеңне күрсәтү мөмкинлекләре турында халыкка мәгълүмат җиткерүне арттыру буенча Бөтенроссия яшьләр проекты кысаларында республиканың өч районында булдылар һәм агробизнес мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

 Эшче төркем Арча, Кукмара һәм Кама Тамагы районнарында булдылар, аларда төрле яшьтәге төркемнәр вәкилләре - мәктәп укучыларыннан һәм техникум укучыларыннан алып агробизнес белән шөгыльләнүче тәҗрибәле белгечләр һәм максатчан авыл хезмәтчәннәре белән очраштылар. Барлыгы 150дән артык кеше авыл халкы өчен грантлар һәм субсидияләр турында тулы мәгълүмат алды. РССМ активистлары белән очрашулар кызыксыну уятты. Барлык районнарда да сораулар бирделәр, чөнки һәр фермер үз эшенә финанс ярдәме алырга тели.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән чираттагы күчмә чара 11 ноябрьдә Әлмәт һәм Лениногорск районнарында узачак. Эшче төркемнәр төрле форматларда чаралар уздырачак - мәгълүмати-консультация очрашулары, һөнәри юнәлеш бирү, семинарлар/тренинглар, видеоконференцияләр һәм вебинарлар. Эш барышында авыл территорияләрендә эшкә урнашуда һәм практика (стажировка) узуда кызыксынучы һөнәри белем бирү оешмаларын һәм югары белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар/чыгарылыш сыйныф укучылары реестрын формалаштыру һәм анкеталаштыру алып барылачак. Бу мәсьәләдә проектта катнашучыларны Казан дәүләт аграр университеты һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе укытучылары координацияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International