Бүген Игенчеләр сараенда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр урынбасары Айдар Салахов катнашында аграр уку йортлары фәнни-мәгариф кластерының Координацион киңәшмә утырышы булды.
Семинар-киңәшмә игенчелек буенча министр урынбасары Илдус Габдрахманов катнашында узды.
РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник белдерүенчә, крестьян (фермер) хуҗалыкларында терлекчелекнең үсеше ил күләм азык-төлекне генә түгел, ә авыл җирлегенең тотрыклылыгын да тәэмин итә.
Ришвәтчелеккә каршы көрәш Татарстан Республикасының беренчел мәсьәләләр рәтенә керә. 2011 нче елда хокук саклау органнары тарафыннан ришвәтчелекнең сәбәпләрен һәм шартларын бетерү буенча профилактик чаралар нәтиҗәсендә яхшы нәтиҗәләргә ирешелгән.
Бүген «Казан ярминкәсе»ндә «Энергетика. Ресурсларны саклау» XIII махсуслаштырылган күргәзмә һәм «Энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау» XII халыкара симпозиум ачылды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Лаеш муниципаль районында булды. Аны ТР Министрлар Кабинеты ветеринария идарәсе начальнигы Булат Камалов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының нәселле терлекчелек буенча дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илсур Закиров озатып йөрде.
5 нче декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Актаныш районы хуҗалыкларында 114,5 тонна сөт савылган, бу узган ел белән чагыштырганда 17,5 тоннага артык. Саба районында гомуми савым күләме 79 тоннаны тәшкил итә. Шулай ук җитештерү күләме Кумара (129 тонна һәм 13,1 тонна) һәм Кайбыч (49,6 тонна һәм 5,6 тонна) районнарында арткан.
Бүген Казанның 9 базарында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Мәскәү һәм Чехов базарында тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы продукциясенең төрлелеге белән ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов танышты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә видеоконференция режимында республика киңәшмәсе узды. Биредә шәхси хуҗалыкларның үсеше, гаилә фермалары төзү мәсьәләләре каралды, 2011 елның 10 аена терлекчелеккә йомгак ясалды.