Татарстан Республикасында 11 майга 1247 мең га, ягъни фараздан 72% мәйдан чәчелгән. Чәчү актив стадиядә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә көнне узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов Аксубай муниципаль районында булды. Эш сәфәре кысаларында ул чәчү кампаниясенең барышы белән танышты һәм гөмбә үстерү комплексында булды.
10 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районында булды. Аның сәфәренең төп максаты - язгы кыр эшләренең барышы белән танышу иде. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин йөрделәр.
10 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Алексеевск районында булды. Рөстәм Миңнеханов белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов йөрделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренең барышы белән танышу өчен Чистай, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарында булды.
Казанда 6 һәм 7 майда “Бердәм Россия” төбәкара бүлекчәсендә бүгенге авыл, аның төп проблемалары һәм авыл территорияләрен үстерү механизмнары темасы күтәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренең барышы һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме турында сөйләде.
Татарстан Республикасында чәчүгә барлык районнар да чыкты. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Мамадыш, Алабуга, Менделеевск һәм Тукай районнарында кыр эшләренең барышы белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ял көненә һәм шторм кисәтүенә дә карамастан, Татарстанның Югары Ослан, Кама Тамагы, Апас һәм Кайбыч районнарына кыр эшләренең барышы белән танышу өчен килде.