Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казан халкын 20 декабрьдә “Казан” агросәнәгать паркында узачак Натураль туклану фестиваленә чакыра. Һәр 100нче килүче Татарстан җитештерелгән натураль фермер продукциясе белән кәрҗин алачак, ә һәр 10нчыга истәлекле приз булачак.
«Агрокөч» холдингы 2020 елда үз продукциясен Кытайга чыгара башлауны планлаштыра. Предприятие шулай ук Малайзия базарына да чыгарга ниятли. Бу хакта «Агрокөч. Чаллы-МПК» ҖЧҖенә матбугат туры вакытында «Агрокөч» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова хәбәр итте.
18 декабрьдә Апас районында «Техниканы 2020 елгы кыр эшләренә әзерләү» темасына республика инженерлык конференциясе узды, аның эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Халыкара авыл яшьләре конгрессы аылуы турында хәбәр итә. Анда катнашуга Татарстан һәм Россия авылларыннан 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр чакырыла.
17 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанның Сөт җитештерүчеләр берлеге белән берлектә “Сөт җитештерү уңышына ирешүдәге 5 адым” темасына түгәрәк өстәл уздырды. Чара Әлки районеы “Каргалы” терлекчелек комплексы базасында района (“Красный Восток» агрохолдингы” АҖ) сөт терлекчелеге өлкәсендәге әйдәүче экспертларны җәлеп итеп үткәрелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы барлые теләүчеләрне 17-18 декабрьдә Тукай районында узачак районында «Кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасы» чарасына чакыра.
13 декабрьдә Мәскәүдә зур сыр ярминкәсе ачылды. Россиянең 15 төбәгеннән 30дан артык эре компания 100дән артык төрдә сыр тәкъдим иттеләр. Шулар арасында – «Татарстан Камамберы». Искәртеп узабыз, 2018 елда Кама Тамагында «Камамбер» сыр заводы ачылган иде, ул француз рецептурасы буенча җирле сөттән сыр әзерли.
Бүген Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Азык-төлек товарларын республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы җитешгтерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килде. Иртәнге салкын һава да шәһәр халкы өчен ярминкәгә бармый калу өчен киртә булалмады, ярминкәләрдә сәүдә итү иртәнге 6да ук башланды. Сәүдә мәйданчыкларында а ит, балык, сөт, май, казылыклар, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчәләр, җиләк-җимеш, шикәр, он сатып алырга мөмкин – болар барысы да үзебездә җитештерелгән һәм арзанрак бәяләрдән сатыла. Фермерлар да үзләре җитештергән продукциянең сатылуна сөенәләр.
Бүген «НЭФИС-БИОПРОДУКТ» предприятиесе базасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитетының күчмә утырышы узды.
Бүген “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә белем бирү учреждениесендә «АПК предприятиеләренең нәтиҗәлелеген арттыру һәм авыл территорияләрен үстерү» программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәләре башлыклары өчен оештырылган укулар тәмамланды. 11 – 13 декабрьдәге укулар барышында шулай ук махсус очрашулар һәм түгәрәк өстәлләр узды.