Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының территориаль идарәләре белгечләре Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында (ТИПКА) квалификация күтәрү курсларын уздылар

2019 елның 13 декабре, җомга

Бүген  “Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты” («ТИПКА») өстәмә    белем  бирү  учреждениесендә  «АПК предприятиеләренең нәтиҗәлелеген арттыру һәм авыл  территорияләрен  үстерү» программасы  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  район  идарәләре  башлыклары  өчен  оештырылган укулар  тәмамланды.   11 – 13 декабрьдәге  укулар  барышында    шулай  ук  махсус  очрашулар  һәм түгәрәк  өстәлләр узды.  

Тыңлаучылар  Саба  районы  башлыгы  Рәис  Миңнехановның  АПК өлкәсендә  муниципаль хакимиятнең  үзара  хезмәттәшлеге турындагы  чыгышын аеруча кызыксыну  белән  тыңладылар,    анда   цифрлы   технологияләрне гамәлгә кертү, җитештерү  процессларын  роботлаштыру, авыл  хуҗалыгы  җитештерүен  алып бару буенча  чит илләр тәҗрибәсе, сыек органик  ашламалар  куллану һәм әйләнә-тирә мохиткә  тискәре  йогынтыны  киметү, экология  мәсьәләләре  турында  сөйләнде.    Бу  өлкәдә  тыңлаучыларда  терлекләр  астыннан  тирес  чыгарганда  сыекчаны  агызу җайланмасы  кулланыла  торган  терлекчелек  фермаларын  төзү тәкъдиме зур  кызыксыну  уятты.    Татарстан  Республикасы Хөкүмәтенә һәм Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына дәүләт ярдәме (субсидияләү)  программасына  терлекчелек  комплекслары  каршында  тирес туплау  һәм саклау  өчен  лагуннар төзүне кертергә  дигән  тәкъдим  белән  мөрәҗәгать  итәргә дигән теләк  белдерелде.  

Шулай  ук  Татарстан  Республикасы Биектау  районының «Казаньсельмаш» ҖЧҖендә укуның  практик  өлеше  узды.   Катнашучыларга  “Барс” сериясенең  үзебездә  җитештерелгән ОС-3000М, ОС-4000М, ОС-2500   үзйөрешле  сиптергечләре, шулай  ук      тоннель сиптергечләре ОНТ-600, ОПТ-2500, тагылма сиптергечләр Булгар, ОП-2000 Руслан, ОП-2500 арго, җилләткеч  тагылмалар  ОПВ-2000 һәм башка  җайланмалар  күрсәтелде.  Сиптергечләр  автоматлаштырылган, аларда борт  компьютерлары, ерактан  идарә  итү  җайланмасы,   GPS-навигаторлар  урнаштырылган.  Машиналарның  барлык  системалары  игенчелектән  төгәл  файдалану  өчен  элементлар  кертүгә көйләнгән.  

 Квалификация  күтәрү  курсларында  катнашучылар  шулай  ук  «ФЦТРБ-ВНИВИ» ФДБФУенең Федераль токсикологик,  радиацион һәм  биологик  иминлек  үзәгендә  булдылар.    Үзәкнең әйдәүче  галимнәре  авыл  хуҗалыгы  хайваннарын  дәвалауның    перспектив ысуллары  турында  сөйләделәр.    Эре  мөгезле  терлекләрдәге, авыл  хуҗалыгы  хайваннарындагы    йогышлы  авыруларны диагностикалауның, дәвалауның  һәм  үзенчәлекле профилактикалауның  яңа  ысуллары  белән  таныштырдылар.  

Укуга  йомгак  ясауда   Марат Җәббаров катнашты. Вице-премьер укучыларның  сорауларына  җаваплар  бирде һәм  2020  елга тармак алдына  куелган  бурычларны  билгеләде.  

13 декабрьдә квалификация күтәрү  турында  таныклыклар  бирелде.   Үз чыгышында  институт  ректор Николай Титов Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  укулар  уздыруда  актив катнашулары  һәм ярдәм  итүләре  өчен  рәхмәт  белдерде.   Катнашучыларга  иҗади уңышлар, җитештерүдә  югары  нәтиҗәләргә ирешүләрен һәм республиканы  сыйфатлы  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  белән  тәэмин  итүләрен  теләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International