Татарстан сыр әзерләүчеләре Мәскәүдә махсус сыр ярминкәсендә үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

13 декабрьдә  Мәскәүдә  зур  сыр  ярминкәсе  ачылды.   Россиянең  15 төбәгеннән  30дан  артык  эре  компания  100дән артык  төрдә  сыр  тәкъдим  иттеләр.    Шулар  арасында   – «Татарстан  Камамберы». Искәртеп  узабыз,  2018 елда  Кама Тамагында  «Камамбер» сыр  заводы  ачылган  иде, ул  француз  рецептурасы  буенча  җирле  сөттән  сыр  әзерли.  

«Без фермер сөтеннән сыр,  сөт  продукциясе  җитештерү буенча  әйдәүче  30  компания  арасында  урын  ала алдык! Биредә  фикердәшләр, натураль һәзм файдалы  продукция җитештерүчеләр  җыелган иде», - дип  сөйләде  Татарстан  компаниясе  вәкиле.  

Ярминкәдә   төрле камамбер сырлары,  зәңгәрсу һәм ак күгәрек  белән сырлар,  моцарелла, буратта, фета, кавказ сырлары һәм  Россиянең  сыр  әзерләүчеләреннән  тагын  бик  күп төрле  тәмле-томлылар  бар  иде, алар барысы  да  җитештерүче  бәяләреннән  сатыла.  

Ярминкәдә  катнашучылар  билгеләп  үткәнчә,   мондый  ярминкәне ачу  Россия  сыр  әзерләүчеләре  өчен  мөһим вакыйга  булды.  Сыр ярминкәсе  түбәндәге  адрес буенча  даими (ел буе) эшли: Мәскәү шәһәре,  “Дмитриевский  урамы” метро станциясе,  Святоозерский  урамы, 1 нче владение, 9.00 сәгатьтән  20.00 сәгатькә кадәр,  һәркөнне. Дүшәмбе  - ял  көне.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International