Зәй районы чөгендер игүчеләренә 9100 га мәйданда татлы тамыр җыеп аласы бар.
Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов катнашты.
Татарстанда икенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 10 августка республикада 506,3 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 34 %ын тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча Оператив штабның чираттагы утырышын уздырды. Чарада катнашучылар, шул исәптән, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Федерация Советы, федераль башкарма хакимият органнары, АПК идарәсенең төбәк органнары һәм тармак берлекләре вәкилләре, АПКдагы һәм Россиянең азык-төлек базарындагы вәзгыять турында фикер алыштылар.
Татарстанда иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү өчен 100әр мең сумлык 200 грант каралды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.
Яңа Чишмә районының Петропавловка (Слобода Петропавловская) авылы фермеры Николай Скоков шушы көннәрдә уракка чыгачак. Хуҗалыкның 3 500 га җирендә рапс, горчица, көзге бодай, арыш һәм язгы бодай чәчелгән. Бөртеклеләрне урып-җыюга ике яңа комбайн Нова-340 һәм өч Нива комбайны җәлеп ителәчәк. Нова комбайны киң кулланыла торган СК-5 Нива моделенең альтернативы булып тора, ул безнең илдә куллану шартларына көйләнгән һәм мөмкин кадәр безнең җирлек өчен җайлаштырылган.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә Кайбыч районы хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннарының кырга чыгуга әзерлегенә тикшерү уздырылды. Комиссия райондагы барлык комбайннарны карап чыкты һәм тиешле бәя бирде. Аларның техник торышына, янгын сүндерү җайланмаларына, беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасына аерым игътибар бирелде.