Кыр хәбәрләре: Кайбыч районында комбайннар парады узды

2020 елның 18 июле, шимбә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә Кайбыч районы хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннарының кырга чыгуга  әзерлегенә тикшерү уздырылды. Комиссия райондагы барлык комбайннарны карап чыкты һәм тиешле бәя бирде. Аларның техник торышына, янгын сүндерү җайланмаларына, беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасына аерым игътибар бирелде.

Комбайннар парадында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Алексей Архиреев катнашты. Алар техника әзерлеген  югары  бәяләделәр һәм игенчеләргә урып-җыю эшләрендә уңышлар теләделәр.

 - Кырлардан быел мул уңыш көтәбез, шуңа күрә барысы да эш белән тәэмин ителәчәк. Халыкта "кырдагы түгел, ә амбардагы ашлык  икмәк була", дигән әйтем бар,  шуңа күрә зур авырлык белән үстерелгән уңыш язмышы комбайнчылар кулында. Аны тиз арада һәм югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Югалтуларга юл куймйча, без  район тарихында   бер тапкыр 100 мең тоннадан артык ашлык җыйган  идек инде,  быел да язгы һәм көзге культуралар сынатмас һәм без мул уңыш алырбыз дип өметләнәбез.  “Дүшәмбе, сишәмбе көннәрендә урып-җыю эшләренә керешербез дип уйлыйм", - диде Альберт Рәхмәтуллин һәм барысына да уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International