Зәй районы игенчеләре Татарстанда беренчеләрдән булып шикәр чөгендере җыярга керештеләр

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Зәй районы чөгендер игүчеләренә 9100 га мәйданда татлы тамыр җыеп аласы бар.

Шикәр чөгендерен җыюга Зәй районының «Зәй», «Зәй шикәре», «Восток» агрофирмалары механизаторлары кереште.

Шикәр чөгендерен җыюда 12 ROPA Tiger чөгендер җыю комбайны һәм 3 ROPA Maus үзйөрешле төягеч эшли. Район хуҗалыклары Зәй шикәр заводына тәүлеккә 8 мең тонна татлы тамыр озатачаклар, ул 15 августта эшли башлаячак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көнгә Зәй районы хуҗалыкларында шикәр чөгендере 100 га мәйданнан җыеп алынган, уңыш югары – 450 ц/га.
 
 
 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International