Марат Җәббаров Азык-төлек белән тәэмин итү буенча Россия оператив штабы утырышында Татарстандагы вәзгыять турында сөйләде

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча Оператив штабның чираттагы утырышын уздырды. Чарада катнашучылар, шул исәптән, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Федерация Советы, федераль башкарма хакимият органнары, АПК идарәсенең төбәк органнары һәм тармак берлекләре вәкилләре, АПКдагы һәм Россиянең азык-төлек базарындагы вәзгыять турында фикер алыштылар.

Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, урып-җыю процессына 55 субъект кушылган. Себер һәм Урал төбәкләрендә урып-җыю кампаниясе уртача еллык сроклардан иртәрәк башланган. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы сезонлы кыр эшләре план буенча узар һәм уңыш буенча барлык фаразлар да үтәлер дип өметләнә.

 Бүгенге көнгә 63 млн. тоннадан артык ашлык суктырылган. Урып-җыю темплары һәм тулаем ил буенча уңыш күрсәткечләре узган ел дәрәҗәсеннән артыграк. Шул ук вакытта, Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округларында бу территорияләр өчен уңыш түбән. Бу төбәкләрдәге вәзгыять Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында аерым контрольгә алынды. Июль дәвамында Министрлыкның эш төркеме продукция җитештерү буенча фаразларны төгәлләштерде, зыян күләмен бәяләде һәм мөмкин булган хәтәрлекләрне мөмкин кадәр киметү чараларын билгеләде. Шул ук вакытта, ил буенча тулаем уңыш  күрсәткечләре агымдагы елда җитештерү күләмнәренең игълан ителгән индикаторларына ирешү турында сөйләргә мөмкинлек бирә.

 Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, Татарстанда барлык  хуҗалыклар  икмәк җыюга кереште. 1,5 млн. га бөртекле һәм кузаклы культуралар һәм 230 мең га майлы культуралар (рапс һәм көнбагыш) җыеп аласы бар. Урып-җыюда шартлыча бер комбайнга уртача йөкләнеш белән 3,5 мең комбайн җәлеп ителәчәк, бүгенгә республикада 253 мең га (2019 елда 98 мең га), ягъни планнан 17 %ы җыелган,1 млн тоннадан артык (+710 мең тонна) ашлык, уртача уңдырышлылык - 40,6 ц/га (2019 елда - 32,7 ц/га). Көн саен 85 мең тоннага якын ашлык суктырыла.

 Утырыш барышында урыннардагы вәзгыять һәм импортны алыштыру буенча башкарыла торган эшләр турындагы нотыклар белән Краснодар крае, Татарстан Республикасы, Липецк өлкәсе һәм Кабарда-Балкар Республикасы АПК идарәсе органнары җитәкчеләре чыгыш ясадылар. Төбәкләр, аерым алганда, бизнес белән эшләүнең аеруча уңышлы механизмнары турында мәгълүмат бирделәр, шулай ук алдагы чорга планнар билгеләделәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республика ит, сөт, тавык йомыркасы, икмәк продукциясе белән 100 %ка, шикәр комы, бәрәңге белән ихтыяҗтан 3 мәртәбә артык, үсемлек мае белән 6 тапкыр артыграк тәэмин ителгән.

Илдә импортны алыштыру шартларында тотрыклы азык-төлек иминлегенә ирешү максатларында яңа терлекчелек объектлары төзү дәвам итә. 2020-2021 елга 30 мең баш терлеккә исәпләнгән 31 яңа югары технологияле сөтчелек комплексын төзү планлаштырыла.

Шулай ук 5000 һәм 1500 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән симертү мәйданчыкларын, 5000 һәм 2100 баш сарыкка исәпләнгән сарыкчылык комплекслары  буенча ике пилот проектын файдалануга тапшыру буенча эш алып барыла. Сөт терлекчелегенә цифрлы технологияләр кертү буенча эшче төркем төзелгән һәм Татарстанның 43 районында база хуҗалыклары билгеләнгән. 2,5 ай эчендә 30 хуҗалыкта терлекләр  белән идарә итү программасын кертелгән. 20 хуҗалыкта (48%) терлекләрне баланслы тукландыру рационы өчен азык үзәкләре ярдәмендә тукландыруга идарә итү программасы  гамәлгә кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International