Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, авыл тематикасы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен оештырыла торган “Минем җирем - Россия” VI Бөтенроссия мәгълүмати-агарту проектлары конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү тәмамлануга ике атнадан да азрак калды, дип искәртә. Ике ай эчендә конкурска илебезнең 71 төбәгеннән 500дән артык проект алынган, шул исәптән Татарстаннан - 20.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатында Татарстанның Питрәч, Балык Бистәсе һәм Мамадыш районнарында булды.
16 августта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов Балык Бистәсе районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, шулай ук агросәнәгать комплексы белгечләре белән очрашты һәм көндәлек мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Озакка сузылган яңгырлардан соң соңгы көннәрдә аязытып җибәрде, туфрак кипшенә башлау белән Аксубай районының Сунеев КФХсында игенчеләр комбайннарын кырга чыгардылар. Бу хуҗалыкта бөртеклелеәр 2900 гектар мәйданны били, шул исәптән 200 гектар - көзге арыш, бодай, вика, 400 гектар – арпа, 600 га сабан бодае һәм – 1300 га – солы.
Чистай районында көнгә билгеле бер күләмдә ашлык суктырган комбайнчыларга акчалата премияләр (сертификатлар) бирү гадәткә кереп китте. Чистай районы комбайнчылар бөртекле һәм мкузаклы культуралар җыюда куелган шартларны үтәгәндә көн саен премия алырга мөмкин.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатында Татарстанның Чүпрәле, Апас һәм Кайбыч районнарында булды.
13 августта Татарстан Президенты Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә Тәтеш районы кырларындагы урып-җыю эшләре белән таныштылар, алар Кече Әтрәс ав., Олы Әтрәс ав., Алабердино (Аллабирде) ав. («Нур» агрофирмасы” ҖЧҖ), Олы Торма, Кече Торма авылларында («Новая Заря» ҖЧҖ), Олы Шимәк, Олы Бисәр, Чинчурино, Нармонка, Удельное Нечасово авылларында, Алекина Поляна ав. («Ак Барс» ХКнең «Содружество» ҖЧҖ), Жуково ав. («Колос» агрофирмасы), Бакырчы ав. («Бакрчи» ҖЧҖ) кырларын карадылар.
Буа муниципаль районында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән булдылар. Сәфәр кысаларында Буа районында урып-җыю барышын бәяләделәр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов белән бергә Теньки авылы, Тукай ав. («Камская» а/ф), Иске Барыш ав., Картапа ав. (ООО «А/ф «Бортас» а/ф), Караталга ав., . Атабай ав. («Олы Кенәри» АХ ААҖ), «Красный Восток Агро»), Кече Бортас ав. («Бортас» а/ф ҖЧҖ), Олы Кенәри («Олы Кенәри» ААҖ), Баргуза ав. Салтык ав. ( “Кама”а/ф ААҖ), Кама Тамагы ш.т.п. («А.Р. Җәләлетдинов» КФХ) кырларында булдылар.
Бүген Зеленодольск районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды, кече хуҗалыкларны, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм КФХларны үстерүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышуда районнар башлыклары һәм авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары җитәкчеләре катнашты. Фермерлар белән гадәттәге очрашу август аенда бу өченчесе булды, беренче икесе - Теләче һәм Аксубай районнарында, йомгаклау семинары Тукай районында булачак. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аралашуның бу форматы тәҗрибә алмашырга һәм оешмаларның иң яхшы практикалары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып бару тәҗрибәләре белән танышырга ярдәм итә, дип ассызыклады.