12 ноябрьдә Россия Президенты Владимир Путин авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызлар өчен кыскартылган эш көнен кертү күздә тотыла торган законга кул куйды, бу документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казан дәүләт аграр университеты эшчәнлеге белән танышты. Министрны университет ректоры Айрат Вәлиев таныштырып йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казан шәһәренең Вахитов районында Тинчурин урмындагы ярминкә мәйданчыгында булды. Вакыт бик иртә булуга да карамастан, мәйданчык гөжләп тора иде. Әтнә районыннан фермерлар алып килгән продукциянең ассортименты бик бай бай иде: биредә кулай бәяләрдән ит, балык, сөт, май, бал, казылык, йомырка, бәрәңге, җиләк-җимеш, сыр, шикәр, он, ярмалар һәм башка төр продуктларны сатып алырга мөмкин.
Авылга эшкә килүче яшь белгечләр өчен 150 меңнән 300 мең сумга кадәр «подъемные» һәм беренче эш елы дәвамында төп хезмәт хакына хезмәт өчен минималь түләү күләмендә өстәмә түләү бирелә. Бу максатлар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан агымдагы елга 70 млн сум каралган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов сөйләде. Яшь фермерлар шулай ук үз бизнес-проектларын гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантларын алырга мөмкин, мәсәлән, бүген «Агростартап» конкурсы буенча сертификатлар тапшырылды. Яңа эш башлаучы 103 фермер быел ук үз проектларын гамәлгә ашыра алалар.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров аграрийларга дәүләт ярдәме күрсәтү чараларын Фасттрек платформасы аша гамәлгә ашыру буенча эшче киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров кош ите эшкәртү буенча Россиядә иң эре комплексларның берсе булган «Агрокөч.Чаллы-МПК» эшчәнлеге белән танышты. Министр белән бергә «Агрокөч» холдингының Директорлар советы рәисе Илшат Фәрдиев, холдингның генераль директоры Светлана Барсукова, шулай ук башка җаваплы затлар йөрде.
Татарстан районнарында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонт эшләренә әзерләү буенча АПК оешмалары арасында конкурслар узды. Техниканы дөрес саклау алга таба аның озак һәм нәтиҗәле, шулай ук аз чыгымнар сарыф итеп эшләвен тәэмин итә. Бу мөһим конкурслар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге һәм белгечләре катнашында узды.
Бүген “Казан” агросәнәгать паркы территориясендә оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.
Татарстанның Менделеевск районыннан Мунай авылы командасы “Авыл стартаплары помогаторы – кошчылык” («Помогатор сельских стартапов - Птицеводство») проекты буенча конкурска йомгаклар ясады. Проектның максаты - җирле халыкны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итеп, кошлар үрчетү буенча кооператив оештыру һәм халыкны кече бизнеска өйрәтү.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТатНИИСХның тәҗрибә кырларын, «Татарстанда кыр көннәре» технологик мәйданчыгын һәм фәнни лабораторияләрен карап чыкты. Министр белән бергә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасары Илдус Габдрахманов, РФА Казан фәнни үзәгенең ТатНИИСХ җитәкчесе Марсель Таһиров, шулай ук башка җаваплы затлар йөрде.