Марат Җәббаров Казан дәүләт аграр университеты эшчәнлеге белән танышты

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Казан дәүләт  аграр   университеты  эшчәнлеге  белән  танышты. Министрны   университет  ректоры  Айрат Вәлиев таныштырып  йөрде. 

Марат Җәббаров уку   аудиторияләрен һәм  университетның  төп  бинасында  урнашкан   музейны карап чыкты  һәм  югары  уку  йорты  җитәкчелеге  һәм  фән әһелләре  белән  түгәрәк  өстәл  үткәрде.   Айрат Вәлиев     университет эшчәнлеге  турында  сөйләде: «АПК өчен   квалификацияле   кадрлар   2 факультетта һәм  2 институтта  әзерләнә.   20 кафедрада  бүген   5000нән артык   студент укый,  шулардан  3% чамасы    – чит  ил  студентлары».

Университет  ректоры  шулай  ук  кадрлар  әзерләүдәге  өстенлекләр,    мәгариф  проектларын  яңарту,  грант  нигезендә  гамәлгә ашырыла  торган  фәнни  проектлар һәм уку йортын  тәмамлаучыларны  эшкә  урнаштыру  турында  сөйләде.    Алдагы  планнар  турында  сөйләгәндә,     Айрат Вәлиев   студентлар өчен   практик   дәресләр  уздыруны        инфраструктур хәл  итү  буларак төзеләчәк  Агробиотехнопарк  проектын күрсәтте, аның эчендә    уку-лаборатория комплексы, ашлыксаклагычлар (складлар), теплицалар, машина-трактор паркы  һәм башкалар  булачак.  Ректор шулай  ук  Аграр университет  өчен  620  урынлык  тулай  торак төзергә   кирәклеге  турында  әйтте.  

Агросәнәгать комплексы предприятиеләре өчен  студентларны  максатчан  юлламалар  буенча әзерләү  программалары турында   инфраструктур үсеш  һәм  җитештерү  буенча  проректор Наил  Хәмидуллин сөйләде.    Ул  шулай  ук  2019 елдан  университет тарафыннан  Балтач  районы мәктәпләрендә  һөнәри юнәлешле  аграр  сыйныфлар  булдыру  буенча  пилот  проектының  гамәлгә ашырылуын да  билгеләп  үтте.    

Мөслим районында «Август» компаниясе  белән  бергә «Академия земледелия» (“Игенчелек  академиясе”) заманча  укыту  үзәген төзү проекты  турында «Август-Агротехнологии»  дилерлык  үзәге ҖЧҖ генераль  директоры Альберт Хуҗин сөйләде.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  бу  идеяны  хуплады  һәм  проектны  җентекләп  өйрәнергә  тәкъдим  итте.  «Белем  бирү  эшчәнлеге  заманнан  калышмаска  һәм  перспективаны  10  ел  алдан  күрергә  тиеш», - диде  министр.

Түгәрәк  өстәл  йомгаклары  буенча Марат Җәббаровны  университетның  Попечительлек  советы  составына  кертү  турында  карар  кабул  ителде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International