ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Үсемлекләрне яклау чараларын җитештерү буенча Бионоватик заводының эшен өйрәнде.


15
февраль, 2020 ел
шимбә

14 февральдә «Казан Экспо» халыкара  күргәзмә  үзәгендә Агросәнәгать форумы  кысаларында   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  уздырылган «ТатАгроЭкспо» 2 нче махсуслаштырылган күргәзмәсенең ябылу тантанасы  узды. Чарада   200дән артык  предприятие  һәм 11  меңнән артык  кунак  катнашты.   Бу республикада гына  түгел, ә Россия  күләмендә АПК белгечләре  арасында  әлеге  чараның  лаеклы урын  алып  торуын  күрсәтә. Агрофорум кысаларында  авыл  хуҗалыгы  тармаклары үсешенә, технологик    модернизацияләүгә, үсемлекчелек  һәм терлекчелекне нәтиҗәле  үстерүгә  кагылышлы  эшлекле  чаралар  үткәрелде.  


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

2019 елда  Татарстанда  Казанда  15 мәйданчыкта,  Чаллыда  2  мәйданчыкта, «Яңа Тура» технополисында һәм Зеленодольск  районның Осиново бистәсендә  21 ярминкә  көне  оештырылды.     Чаралар  30 марттан    27 апрельгә кадәр һәм  14 сентябрьдән  28 декабрьгә кадәр узды.  Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган республика  киңәшмәсендә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары   Наил  Залаков сөйләде. 


30
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген Казанда  иртәнге  6.00  сәгатьтән авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  эшли  башлады.    Урамдагы  салкын  һава да  шәһәр халкын  куркытмады.    Халыкның  күпчелеге    өчен  шимбә көнне  ярминкәләргә  йөрү   гаилә  традициясенә  әверелде, ә кайберләре  инде  Яңа  елга  һәм башка  гаилә  бәйрәмнәренә  әзерләнәләр, бәйрәм  өстәленә  күркә, каз, үрдәк  сатып алалар.  Ярминкәләр мондый  продукциягә  бай була.  15 сәүдә  мәйданчыгында    ит, балык, май,  бал,  казылыклар, сыр,  йомырка, бәрәңге,  яшелчәләр, җиләк-җимеш, шикәр  комы, ярмалар, он, авыл  каймагы  сатып  алырга  мөмкин  иде – болар барысы  үзебездә җитештерелгән һәм арзанрак  бәяләрдән.  


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бүген  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының беренче  урынбасары Наил Залаков Татарстанда  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  потенциаль җитештерүчеләр-экспортлаучылар  белән  очрашты.   Фикер алышуны  ачып,     Наил  Залаков болай  диде: «Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы АПК продукциясен  экспортлауны  үстерергә ниятли.   АПК продукциясен  экспортлау күләмен 2024 елга 360 млн. долларга җиткерүне  күздә  тота  торган  максатчан күрсәткечләр  расланды.  Бүген  без  үз  продукциясен экспортлау белән  кызыксынучы  җитештерүчеләрне  җыйдык  һәм аларга  ярдәм  итәргә   әзер».


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Республикада  көзге  культуралар тиешле  срокларда  чәчелде,  чәчүлекләрнең 80%ы  яхшы  халәттә.   Бу  хакта  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары  Наил  Залаков  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  сезонлы  эшләрнең  барышы  турында  сөйләгәндә  хәбәр  итте.  


16
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Татарстанда  техник  культураларны  җыюның  барышы  турынңа  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Наил  Залаков  сөйләде.  Барлык  муниципаль  районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы    Премьер-министры  Алексей Песошин  катнашты. 

Шимбә  көн шәһәр халкының  күпчелеге   өчен законлы  ял көне  һәм йокы  туйдыру  мөмкинлеге  булса,   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы җитәкчелеге  һәм  белгечләре  өчен  ул  иң  җаваплы  һәм әһәмиятле  көннәрнең  берсе.    Һәр шимбәдә  социаль әһәмияткә  ия  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  оештырыла.  Фермерлар  өчен бу  – җитештергән  продукцияне  сату  мөмкинлеге,  ә  шәһәр  халкына -  иң кирәкле  көндәлек  әйберләрне бер  урында  һәм  кулай  бәяләрдән  сатып  алу  мөмкинлеге. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International