Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен тикшереп чыкты

2019 елның 16 ноябре, шимбә

Шимбә  көн шәһәр халкының  күпчелеге   өчен законлы  ял көне  һәм йокы  туйдыру  мөмкинлеге  булса,   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы җитәкчелеге  һәм  белгечләре  өчен  ул  иң  җаваплы  һәм әһәмиятле  көннәрнең  берсе.    Һәр шимбәдә  социаль әһәмияткә  ия  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  оештырыла.  Фермерлар  өчен бу  – җитештергән  продукцияне  сату  мөмкинлеге,  ә  шәһәр  халкына -  иң кирәкле  көндәлек  әйберләрне бер  урында  һәм  кулай  бәяләрдән  сатып  алу  мөмкинлеге. 

 Иртәнге  6 сәгатьтә,  ярминкәләр  эшли  башлауга,  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары  Наил  Залаков аларны  карарга  чыкты.    Аның маршруты  юлындагы  беренче  ярминкә  -  Яңа  Савин   районында  Ямашев урамындагы   мәйданчык булды.   Вакыт  бик  иртә  булуга  да  карамастан,  мәйданчык  гөжләп тора  иде.   Яңа  Чишмә һәм Спас районнарыннан  фермерларлар бай    ассортиментлы  төрле  продукция алып  килгәннәр.      160 сәүдә  ноктасында  ит, балык, май,  бал,  казылыклар, сыр,  йомырка, бәрәңге,  яшелчәләр, җиләк-җимеш, шикәр  комы, ярмалар, он һәм башка продукция табарга  мөмкин  иде – алар барысы  үзебездә  җитештерелгән һәм  арзанрак  бәяләрдән сатылды.   Ярминкәләрне оештыруны  шулай  ук  Спас районы  башлыгы    Фәргать Мөхәммәтов һәм  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Марсель Мәхмүтов тикшерделәр. 

Аннары    Наил  Залаков  Мәскәү районына Мәскәү  базары  янындагы  мәйданчыкка юнәлде.  Биредә  сәүдә  территориясе бик  зур  булуга  да  карамастан,    продукция  ассортименты  сөендерерлек  иде.    Сатып алучыларны  бигрәк  тә  Арча районыннан китерелгән     Камамбер, Бри һәм Халуми сырлары  кызыктырды.   Шәһәр халкы  өчен     Камамбер сыры  яңалык булмаса,  Кипрда  танылган  кыздырыла  торган  сыр – Халуми казанлылыар  өчен  чып-чын    сюрприз булды,  бигрәк  тә  аның  үзебездә  - Арча  районында  эшләнүе  һәм  аны арзанрак  бәягә  сатып  алырга    мөмкин  булуы   сөендерде.   Пенсионерлар өчен  зур  казанда,   гадәттәгечә,   хуш  исле  пылау  пешерелде.  

Наил Залаков   продукция җитештерүче  фермерлар белән  аралашты,  сәүдә  нәтиҗәләре һәм үсеш  перспективалары  белән  кызыксынды.    Үзләренә  беркетелгән  ярминкәләрне  шулай  ук    Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры урынбасарлары,     муниципаль районнар  башлыклары һәм  АПК бүлекчәләре  җитәкчеләре,  Министрлык  белгечләре  тикшереп  чыктылар.  Китерелгән  барлык   продукция   ветеринария  хезмәте  тикшерүе  узган  иде.  

Ярминкәләрне  оештыру  бик  мәшәкатьле  эш.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  аларны  уздыруга  зур  җаваплылык  белән  карыйлар һәм,  аларның  социаль әһәмияткә  ия  булуын  исәпкә  алып, бу  эш,  һичшиксез,  алга  таба  да  дәвам  итәчәк.  

Алдагы  шимбә  көнне  дә  сатып  алучыларны авыл  хуҗалыгы ярминкәләрендә көтәбез!  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International