Шимбә көнне Казанда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2019 елның 30 ноябре, шимбә

Бүген Казанда  иртәнге  6.00  сәгатьтән авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  эшли  башлады.    Урамдагы  салкын  һава да  шәһәр халкын  куркытмады.    Халыкның  күпчелеге    өчен  шимбә көнне  ярминкәләргә  йөрү   гаилә  традициясенә  әверелде, ә кайберләре  инде  Яңа  елга  һәм башка  гаилә  бәйрәмнәренә  әзерләнәләр, бәйрәм  өстәленә  күркә, каз, үрдәк  сатып алалар.  Ярминкәләр мондый  продукциягә  бай була.  15 сәүдә  мәйданчыгында    ит, балык, май,  бал,  казылыклар, сыр,  йомырка, бәрәңге,  яшелчәләр, җиләк-җимеш, шикәр  комы, ярмалар, он, авыл  каймагы  сатып  алырга  мөмкин  иде – болар барысы  үзебездә җитештерелгән һәм арзанрак  бәяләрдән.  

Пенсионерларны  барлык  ярминкә  мәйданчыкларында  кайнар  чәй  һәм  тәмле  камыр  ризыклары  белән  сыйладылар,  ә Мәскәү  районында зур  казанда     пылау  пешерделәр.  Әлбәттә инде,    концерт  программасы  турында да  онытмыйлар.    Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче  урынбасары    Наил Залаков Дәрвишләр бистәсендәге  ярминкә  мәйданчыгында  булды, китерелгән продукция    ассортименты  белән  танышты,  фермерлар  һәм сатып  алучылар  белән  аралашты. 

Ярминкәләрдә  шулай  ук   үзләренә  беркетелгән  мәйданчыкларда   Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры урынбасарлары,     муниципаль районнар  башлыклары һәм  АПК бүлекчәләре  җитәкчеләре,  Министрлык  белгечләре  булды.   Китерелгән  барлык   продукция   ветеринария  хезмәтләре  тикшерүе  узган  иде.  

 Шуны  да  әйтергә  кирәк,  шимбә көннәрдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  оештырыла  торган      авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  зур  социаль әһәмияткә  ия.    Фермерлар  өчен бу  – җитештергән  продукцияне  сату  мөмкинлеге булса,  ә  шәһәр  халкы өчен –  иң кирәкле  көндәлек  әйберләрне бер  урында  һәм  кулай  бәяләрдән  сатып  алу  мөмкинлеге.   Ярминкәләр  оештыру  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы белгечләре өчен бик  мәшәкатьле  булуга  да  карамастан,  бу  эш, һичшиксез, алга  таба  да  дәвам  итәчәк.        

 Алдагы  шимбә  көнне  дә  сатып  алучыларны авыл  хуҗалыгы ярминкәләрендә көтәбез!  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International