Татарстанда көзге культуралар тиешле срокларда чәчелде

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Республикада  көзге  культуралар тиешле  срокларда  чәчелде,  чәчүлекләрнең 80%ы  яхшы  халәттә.   Бу  хакта  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары  Наил  Залаков  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  сезонлы  эшләрнең  барышы  турында  сөйләгәндә  хәбәр  итте.  

Барлык  муниципаль  районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмәдә  шулай  ук   Татарстан  Республикасы  Премьер-министры   Алексей Песошин катнашты.

Наил  Залаков  хәбәр итүенчә,   республикада  2020  ел  уңышы  өчен  көзге  бөртекле  культуралар    494 меңд га мәйданда  чәчелгән, шул  исәптән  бодай  –   370 мең га (74%), көзге  арыш  –   121 мең га (24%).

«Чәчү тиешле  срокларда  башкарылды. Дымның  җитәрлек  булуы туфракны  сыйфатлы  әзерләргә мөмкинлек  бирде  һәм  тигез  шытымнар тәэмин  итте», – диде  нотыкчы.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы мәгълүматы  буенча,  көзге  культуралар мәйданының  80%ы  яхшы  халәттә,  15%ы  - канәгатьләнерлек.  

Министрның  беренче  урынбасары сүзләренә  караганда,  кайбер  районнарда  көзге  бөртекле  культуралар өчен  шактый  мәйдан  бүленгән. Мәсәлән,  Зеленодольск районында бөртекле  культуралар мәйданының  60%ын  көзге  культуралар тәшкил  итә,     Спас районында – 52%, Әлки  районында  – 50%, Нурлат һәм  Аксубай  районнарында  – 44әр%, Кайбыч  районында – 42%.

“Агроэшкәртүнең (туфракны  төп эшкәртүнең) мөһимлеге” турында сөйләгәндә, нотыкчы  республикада  бүгенгә    1,8 млн га чәчүлекнең эшкәртелүе  хакында  җиткерде,   (фараздан 96%), шуның   45%ы   тирәнтен  эшкәртелгән. 

Киңәшмәдә Наил Залаков аграрчыларның  бөртекле  культуралар  орлыгы  белән  тәэмин  ителеше  турында  да  сөйләде.    «Киләсе  ел  уңышы өчен    350 мең  тонна орлык  салынган (бөртеклеләр өчен), ягъни   ихтыяҗка карата   102%. Бүгенге  көндә аларны  чәчү кондицияләренә  җиткерү  буенча эшләр   дәвам  итә», – дип  билгеләп  үтте  министрның  беренче  урынбасары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International