Илдус Габдрахманов «Яшел икътисад. Үсемлекчелек тармагын экологияләштерү перспективалары» конференциясендә чыгыш ясады

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

6 июльдә «Бөтенроссия кыр көне – 2017” форумы кысаларында «ТатНИИСХ» ФДБФУнең Лаеш районындагы тәҗрибә кырларында «Яшел икътисад. Үсемлекчелек тармагын экологияләштерү перспективалары» конференциясе узды. Чарада АПК идарәсенең төбәк органнары, «Россельхозцентр» һәм «Госсорткомиссия» ФДБУ филиаллары, агрохимия хезмәте җитәкчеләре, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре, шулай ук авыл хуҗалыгы оешмалары вәкилләре катнашты.

Конференцияне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Евгений Громыко ачты. «Үсемлекчелек – авыл хуҗалыгының нигезе ул, – диде министр урынбасары. – Кыр көнен Татарстанда үткәрү, үз чиратында, аерым мәгънәгә ия, чөнки төбәктә игенчелек яңа үсеш баскычына – органик продукция җитештерүгә күчә».

Төп нотык белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, үсемлекләрне механикалаштыру, химияләштерү һәм яклау департаменты директоры Петр Чекмарев чыгыш ясады. Ул авыл хуҗалыгын үстерү буенча башка илләрнең тәҗрибәсе турында сөйләде.

Петр Чекмарев, Россиядә соңгы 7 елда авыл хуҗалыгы оешмалары, шулай ук фермерлар тарафыннан да АПК продукциясен җитештерүдә уңай динамика күренә, дип ассызыклады. Узган ел Россия дөньяның 100ләп иленә 35,5 млн. тонна ашлык экспортлаган.

Департамент директоры Россиядә бу елның Экология елы булып игълан ителүен искә төшерде.

«Экологияләштерү һәм биологияләштерү илебезнең бөтен территориясендә таралырга тиеш. “Яшел икътисад” төшенчәсе күп мәгънәгә ия. Әмма, иң беренче чиратта, ул экологик җитештерүне, туфракка һәм әйләнә-трә мохитнең башка объектларына антропоген йөкләнешне киметүне аңлата», – дип билгеләп үтте Петр Чекмарев, чыгышын тәмамлап.

Татарстанда үсемлекчелекне биологияләштерү турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча Илдус Габдрахманов сөйләде. Ул, республикада авыл хуҗалыгы җирләре – 4,5 млн. га, шулардан чәчүлекләр 3,4 млн. га тәшкил итә, диде.

Кара туфраклы җирләр барлык мәйданның 37%ын били, соры урман туфраклы җирләр – 35%, чирәмле, тамырлы туфраклы җирләр – 6%, көрән-соры туфраклы – 6%, чирәмле-карбонатлы җирләр – 3%. «Татарстанның чәчүлек җирләренең табигый көче – гектардан 15 центнер чамасы», – диде Илдус Габдрахманов.

Шулай булса да, Татарстан ел саен авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә уңай динамика күрсәтә, шул исәптән үсемлекчелек буенча да. «Без “Татарстан Республикасының игенчелек системасы”н булдырдык, ул тармакны алып бару үзенчәлекләрен һәм шартларын өйрәнә, авыл хуҗалыгы оешмаларының финанс хәленнән чыгып, авыл хуҗалыгы культураларын җитештерүдә адаптацияләнгән технологияләр тәкъдим итә, – дигән мәгълүмат бирде министр урынбасары. – Дым саклый торган технологияләрне гамәлгә кертәбез, сугару системасын үстерәбез, шулай ук ачы туфракны известьлау, урман яклау полосаларын булдыру, сидераль парлар һәм җәйге-көзге чорда иртә өлгереп җыела торган культуралар чәчүлекләрендә кабат чәчүләр (пожнивные посевы) буенча эш алып барабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International