Татарстанда терлек азыгы әзерләүгә керештеләр

2026 елның 22 мае, җомга

Татарстан Республикасының Азнакай, Мөслим, Нурлат һәм Актаныш муниципаль районнарында терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Барысы 620 гектардан артык күпьеллык үлән һәм көзге культуралар чаптырылган, 2326 тонна сенаж һәм 150 тонна печән әзерләнгән.

Агымдагы елда терлекләрне азык белән тәэмин итү өчен 3 млн 200 мең тонна сенаж, 3 млн 660 мең тонна силос, 320 мең тонна печән әзерләргә кирәк булачак. Моның белән шартлыча бер терлекне уртача 40 центнер азык белән тәэмин итеп булачак.

Республикада терлек азыгы әзерләү кампаниясен уңышлы уздыру өчен шактый санда авыл хуҗалыгы техникасы җәлеп ителә. Кырларда 711 үзйөрешле азык җыю комбайны эшләячәк, шуларның 624е үзйөрешле, 1500дән артык пресс-җыйгыч, 1317 тагылма һәм асылмалы чапкыч. Бу куелган бурычларның вакытында һәм сыйфатлы үтәлүенә өметләнергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International