Республикада терлек азыгы әзерләү дәвам итә

2017 елның 30 июне, җомга

Татарстанда терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 2017 елның 30 июненә 798,1 мең тонна сенаж һәм 34,5 мең тонна печән әзерләнгән.

Күпьеллык үләнннәр 269,6 мең га мәйданда чаптырылган, шул исәптән печән һәм сенаж – 236,7 мең га.

Иң күп сенаж Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында әзерләнгән – 42 мең тонна. Әлки һәм Апас районнарында бу күрсәткеч – 36,4 мең тонна, Нурлат районында – 34,8 мең тонна, Сарман районында– 34,1 мең тонна.

Республикада шулай ук авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен эшкәртү эшләре бара. Чүп үләннәргә каршы чаралар 1631,8 мең га мәйданда башкарылган, корткычларга каршы – 525,4 мең га һәм авыруларга каршы – 591,7 мең га мәйданда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International