Чәчүлекләрне карауның барышы турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Республикада барлык чәчүлекләр мәйданының (2,9 млн. га) 1,6 млн. гектарын бөртекле һәм кузаклы культуралар били, 283 мең гектарын – техник культуралар, шул исәптән шикәр чөгендере – 74 мең га, көнбагыш – 131 мең га.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, көзге культураларның торышы начар түгел, яхшы уңыш алуга өметләнеп була.
Туфракның артык дымлы булуы аркасында үсемлекләрдә авырулар һәм корткычлар тиз тарала, дип тә өстәде ул. Шуңа күрә фунгицид-инсектицид эшкәртү катгый рәвештә башкарылырга тиеш, диде ул.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы кукурузга аерым тукталды, ул 240 мең га мәйданны били, шуннан бөртек өчен – 79 мең га, силоска – 161 мең га.
Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, бүген күпьеллык үләннәр тиешле массаны җыйганнар, шушы көннәрдә беренче чабымны төгәлләргә кирәк.
«Барлык хуҗалыклар өчен быел консервантлар куллану мәҗбүри, – диде Марат Әхмәтов. – Ансыз сенажда майлы кислота күп була. Консервантлар буенча базарда тәкъдимнәр җитәрлек».
Гомумән алганда, республикада печән 9 мең тонна әзерләнгән, сенаж – 390 мең тонна, шартлыча бер башка 2,2 центнер азык бер. әзерләнгән, чагыштыру өчен: 2016 елда - 8 ц аз.бер.
Районнарда вәзгыять болайрак тора: Сарман районында – бер башка 7,5 ц азык бер; Зәйдә бу күрсәткеч – 7,3; Апаста – 4,8; Әлкидә – 3,8; Кайбычта – 3,8; Алексеевский райоында – 3,7 ц азык бер.
«Алдагы атнада терлек азыгы әзерләү буенча ныклап эшләп алырга кирәк булачак, - диде Марат Әхмәтов. – Шуңа күрә районнар башлыклары азык әзерләүнең торышына анализ ясарга һәм һәр җитәкчегә конкрет бурычлар куярга тиешләр».
Марат Әхмәтов 5-7 июльдә илебез аграрийларының Татарстанда «Бөтенроссия кыр көне»нә җыелулары турында да искә төшерде, ул Лаеш районында ТатНИИСХ тәҗрибә кырларында узачак. Барысы 160тән артык экспонент килергә теләк белдергән, берничә дистә мең кеше килер, дип көтелә.
«Булачак уңышның нигезе туфракны көздә тирәнтен эшкәрткәндә үк салына. Бу эшне соңгы елларда без 400 мең гектардан артык башкарабыз, ягъни чәчүлекләрнең 20%ын, ә аны 800 мең гектардан артыграк башкарырга иде дә бит, – диде министр. – Бу авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең техника куәте җитмәүгә бәйле. Республика буенча уртача 100 гектар чәчүлеккә 155 ат көче туры килә, күпләрдә ул 100 ат көченнән дә артмый».
Марат Әхмәтов әйтүенчә, Татарстан Республикасы Президенты белән килештереп, 50/50 финанслау схемасы буенча Россиядә җитештерелгән куәтле тракторлар (300 ат көче һәм аннан югарырак) сатып алу турында карар кабул ителгән. Тракторларның ярты бәясе Татарстан Республикасы бюджетыннан түләнә, икенче яртысын хуҗалыклар үзләре түли. Бу программага барысы 600 млн. сум акча бүленгән, моңа 200гә якын трактор алып була. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры муниципаль районнар башлыкларыннан әлеге мәсьәләне контрольгә алуларын үтенде, чөнки бу республика хуҗалыкларының техника куәтен арттыру өчен уникаль мөмкинлек.