Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципалитетларның дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды, аны министр урынбасары Ришат Хәбипов алып барды. Анда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү һәм узган елларда фермерлыкка ярдәм итү программалары буенча грантлар отучыларның йөкләмәләрен үтәүләре турындагы мәсьәләләр каралды.
Киңәшмәдә муниципаль районнарның башкарма комитетлары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Ришат Хәбипов, фермерлар грантлар алганда билгеләнгән шартларны үтәргә тиеш, дип ассызыклады, шул исәптән фермаларны терлекләр белән тулыландыру һәм эш урыннары булдыру буенча да. «Моңа, грантлар отучылар белән беррәттән, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары да җаваплы», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Ришат Хәбипов агымдагы елның 1 августына кадәр фермерларга индикаторларны үтәүне тәэмин итәргә һәм Министрлыкка хисап тапшырырга кирәклеген искәртте. Якын арада, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасы белгечләре катнашында, грант отучыларны тикшерү планлаштырыла.
Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү турындагы нотык белән Казан кооператив институтының фәнни эшләр буенча проректоры Юлия Вәлиева чыгыш ясады.