«Чирмешән-Агро» ҖЧҖендә үсемлекчелектә селекция эше алып баралар

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

«Чирмешән-Агро» ҖЧҖенең сынау кишәрлекләрендә 114 сорт арыш чәчелгән. Монда немец фирмасы белгечләре эшли.

«Бөтен илләрдә диярлек җитештерелә торган арыш сортларын сынап карыйбыз, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Илшат Гузаеров. – Хуҗалык “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясе составына кергәнлектән безнең үзебезнең килешүләр һәм йөкләмәләр бар. Эшне бергәләп башкарабыз. Күптән түгел үсемлекләрне гербицидлар белән эшкәрттек».

«Чирмешән-Агро» ҖЧҖенең тагын бер кишәрлегендә 39 сорт арпа, солы һәм болай сынау узалар. Белгечләрнең төп игътибары культураларның уңдырышлылыгына һәм аларның республика климаты шартларына яраклашуына юнәлтелә.

Хуҗалык “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясе белән ике еллап кына әле хезмәттәшлек итә. Шулай булса да, селекция эшендә, авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортларын сынауда һәм аларны җитештерүгә кертүдә монда шактый тәҗрибә тупланган. «Быел яз көне без 2,5 миллион сумлык югары сыйфатлы орлык материал саттык. Орлыклар алырга хәтта Ленинград өлкәсеннән кадәр килделәр», – дип сөйләде Илшат Гузаеров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International