Татарстанда терлек азыгы әзерлиләр

2017 елның 17 июне, шимбә

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм кырлардагы эшләр турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.

Барлык муниципаль районы районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Илдус Габдрахманов, бүген кырларда терлек азыгы әзерләү белән бергә чәчүлекләрне карау эшләре дә бара, бу җәйге көннәр – агымдагы ел уңышы өчен эшли, диде.

«Көзге чәчүлекләрнең көчен саклап калу өчен фунгицид эшкәртү уздырырга кирәк, бу чакта катгый рәвештә инсектицидлар һәм яфрак ашламалары кертелә. Практикадан күренгәнчә, мондый агроалым гектардан кимендә ярты тонна артык ашлык алырга ярдәм итә», – дип билгеләп үтте нотыкчы.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, бүген иң мөһим бурыч – терлек азыгын җитәрлек итеп әзерләү. «Азыксыз безнең терлекчелекнең продуктивлы һәм табышлы була алмавын беләбез без», – диде ул.

Азыкның күпчелеге күпьеллык үләннәрдән әзерләнә, алдагы атна – күпьеллык үләннәрне беренче кат чаптыруга керешү атнасы булачак.

Авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары өчен җыелган терлек азыгы 1,8 млн. тоннадан да ким булмаска тиеш. Бүгенгә республика буенча 40 мең тонна азык бер. әзерләнгән, печән – 1,2мең тонна, сенаж – 110 мең тонна.

Сенаж әзерләүгә Әлки районы (18 мең тонна); Азнакай районы (10,3 мең тонна); Зәй һәм Сарман (9 мең тоннадан артык) муниципаль районнары актив керештеләр.

Илдус Габдрахманов шулай ук республикада су астында кала торган 126 мең га болын булуын билгеләп үтте. «Соңгы елларда күп хуҗалыклар болыннардан азык җыймыйлар, әмма быел азыкка ихтыяҗ булачак. Шуңа күрә булган җирләргә ревизия ясарга һәм июль башында аларда азык әзерләүгә керешергә кирәк», –дип саный Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International