Үсемлекчелек тармагындагы вәзгыять турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференц элемтә режимындага киңшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, терлек азыгы әзерләү кысаларында күпьеллык үләннәрне чабуга барлык районнар да керешергә тиеш һәм 25 июньгә җыеп бетерергә тырышырга кирәк, диде. Аның әйтүенчә, быел кукуруз начар үсә, ә ул бит азык балансын тулыландыра торган төп чыганакларның берсе.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы бу елның 5 аенда авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары буенча терлекчелек тармагына йомгаклар турында кыскача әйтеп узды.
Шулай итеп, 2017 елның 5 аенда авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 160 мең тоннага якын терлек һәм кош үстерелгән (2016 елның шушы чорына карата 101%), шуның яртысыннан артыгы кошчылык тармагына туры килә – 83,4 (101%) мең тонна. Кош-кортның төп өлеше «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖендә, «Ак Барс» холдингында үстерелгән. Эре мөгезле терлек ите –41,3 мең тонна (104%), дуңгыз ите – 33,9 мең тонна.
Сөткә килгәндә, 2015 елның 5 ае эчендә 522 мең тонна (105%) сөт савылган. 472 меңтонна (104%) сөт сатылган.
Йомырка 380 млн. данә җитештерелгән (109%).
Эре мөгезле терлекләр саны ел башына арткан иде, сыерлар саны да кимемәде, диде Марат Әхмәтов.
2017 елның 1 июненә авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында терлекләр саны түбәндәгечә: эре мөгезле терлекләр – 748,9 мең баш (2017 елның гыйнварына карата 101%), шул исәптән сыерлар – 248,8 мең баш, дуңгызлар – 410,1 мең баш, сарыклар һәм кәҗәләр – 63,6 мең баш.
«Республикада кайбер районнар хайваннарның баш санын саклап кала алмадылар, югыйсә, кышкы чорда сөттә шактый акча эшли ала иделәр, – диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. – Болар: Кама Тамагы, Югары Ослан, Арча, Тукай, Питрәч, Мөслим районнары».
Терлекләрнең баш санын арттыручы районнар, гадәттәгечә, Балтач, Кукмара, Буа һәм Әлки районнары.
Сөт буенча агымдагы вәзгыять турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов, бүген авыл хуҗалыгы оешмаларында 3700 тоннадан артык сөт җитештерелә, диде. Тәүлеклек савым узган елга караганда 140 тонна чамасы артыграк.