Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Израиль Дәүләте делегациясе белән очрашу узды

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Израиль Дәүләте делегациясе белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ җитәкчесе Ришат Зарипов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре катнашты, ә Израиль Дәүләте ягыннан – Авыл хуҗалыгы һәм аграр үсеш министрлыгы вәкилләре: тышкы сәүдә буенча директор Гильад Элираз, терлекчелек һәм тәҗрибә үзләштерү департаменты башлыгы Габи Адин, сөт продукциясе буенчаИзраиль советы башлыгы Михаль Краус, Израиль компанияләре җитәкчеләре.

Очрашу барышында Татарстан һәм Израиль арасында хезмәттәшлекнең бүгенге торышы һәм перспектив юнәлешләрне киңәйтү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Гильад Элираз Израиль Дәүләтенең Россия Федерациясендә сөтчелек комплексларын төзү һәм эре мөгезле терлекләрне карау һәм ашату технологияләренә белгечләрне өйрәтү проектын гамәлгә ашыруны планлаштырулары турында сөйләде. Бу елның сентябрендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында очрашу уздыру планлаштырыла, аның нәтиҗәләре буенча проектны финанслау схемалары билгеләнәчәк.

Очрашу азагында Татарстанда да шундый терлекчелек объектларын төзү һәм белгечләр әзерләү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International