Татарстан Республикасы Зәй, Нурлат һәм Чистай муниципаль районнары аграрийлары терлек азыгы әзерләүгә керештеләр.
Нурлат районында басуларга беренчеләрдән булып «Южная» АФ” ҖЧҖ һәм «Сөләйманов А.И.» КФХ механизаторлары чыкты. «Районда күпьеллык үләннәр 10,5 мең гектар мәйданны били, бүгенгә 200 гектар чаптырылды, – дип сөйләде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Фаил Ивандеев. – Якын көннәрдә азык әзерләүгә башка хуҗалыклар да кушылачак».
Зәй районында азык әзерләү эшләрен «Зай» агрофирмасы” ҖЧҖ, «Зәй шикәре» агрофирмасы” ҖЧҖ һәм «Нива» ҖЧҖ игенчеләре башлап җибәрде, ә Чистай районында бу эшкә «Җүкәтау» ҖЧҖ механизаторлары кереште.