Марат Әхмәтов: Язгы чәчү 1,8 млн. га мәйданда башкарылды, бу ел уңышының гомуми мәйданы 2,9 млн. га тәшкил итә

2017 елның 3 июне, шимбә

Татарстан Республикасында чәчү оешкан төстә узды, һава шартларының шулай торуы да чәчүлекләр чыгышына уңай тәэсир итте. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр итүенчә, язгы чәчү 1,8 млн. га мәйданда башкарылган, бу планлаштырганнан аз гына күбрәк, ә бу ел уңышының гомуми мәйданы 2,9 млн. га тәшкил итә.

Көннәр салкынча тору сәбәпле үсемлекләр акрынрак үсә, шулай да бу үсемлекләр өчен бик куркыныч түгел, әмма уңыш булсын өчен тырышырга кирәк.

Яхшы сакланган көзге чәчүлекләр – 500 мең гектардан артык. Барлык мәйданда диярлек яклау чаралары башкарылган, беренче чиратта, чүпләнүгә һәм авыруларга каршы.

Күпчелек хуҗалыклар бөртекле сабан культураларын һәм техник культураларны чәчкечләр һәм сиптергечләр белән тукландыруга керештеләр. Марат Әхмәтов шулай ук «Аммоний» заводының ташламалы бәяләрдән азотлы ашламалар бирергә әзер булуы турында хәбәр итте: аммиак селитрасын – тоннасын 10,7 мең сумнан, бер тонна карбамидны – 15 мең сумнан.

Азык әзерләү техникасына килгәндә, бүгенге көнгә аларның әзерлеге 95% чамасы, диде министр. Терлек азыгы әзерләүгә чыгу өчен 900 берәмлеккә якын үзйөрешле азык җыю комбайны, 420 үзйөрешле һәм 1300 тагылма чапкычлар һәм башка азык әзерләү техникасы бар. Болар белән һәркөнне 40 мең га үлән җыярга мөмкин булачак, Оптималь срокларда сыйфатлы терлек азыгы әзерләү өчен эшне тиешенчә оештырырга кирәк булачак.

Марат Әхмәтов сүзләреннән күренгәнчә, күпчелек районнарда техника эшкә әзер дип кабул ителгән, болар: Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Зәй, Сарман һәи Теләче районнары хуҗалыклары.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук нефть зонасы районнары өчен «Татнефть» ПАО катнашында «34х33х33» схемасы буенча техник модернизацияләү программасының гамәлгә ашырылуы турында да әйтте. Лениногорск районында «АгроИдея» ҖЧҖ мәйданчыгында азык әзерләү техникасы әзерләнә: 514 бер. Техникадан 156 (30%) әзер, хуҗалыкларга 74 бер. җибәрелгән, базада тагын 82 бер. тех. төяп җибәргәнне көтә. Хуҗалыклар субсидияләр алу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына документлар җибәрүне үзләре тоткарлыйлар, техника паркын тулыландыру мөмкинлеге булганда, файдаланып калырга икрәк, ди министр.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов нинди уңыш көтелүе турында кызыксынды. Сорауга җавап биреп, Марат Әхмәтов, кукуруз һәм көнбагыш уңышы куркыныч астында, чөнки җылылык җитәрлек түгел, диде. Азык әзреләүгә килгәндә, ул республикада күпьеллык үләннәр өчен өстәмә чәчүлекләр бүленү турындагы мәсьәләнең каралуы хакында әйтеп узды, ә кайбер районнар бер кат чаптыру белән генә дә чикләнергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International