Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагына мәгълүмати технологияләр кертү мәсьәләләрен карадылар

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагына мәгълүмати технологияләр кертү мәсьәләләрен карадылар.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, «Агроинновацияләр» ҖЧҖ директоры Марат Дусаев һәм башкалар катнашты.

«Агроинновацияләр» ҖЧҖ директоры Марат Дусаев киңәшмәдә катнашучыларны терлекләрне исәпкә алуны һәм алар белән идарә итүне автомалаштыру системасы проекты белән таныштырды. Әлеге программачыл тәэмин итү сөт җитештерү, терлекләр артымын, селекция-нәсел эше процессларын контрольдә тотарга ярдәмитәчәк. Системада һәр хайванга “мәгълүмат карточкасы” кертелә, анда хайваннарның торышы, аларны тукландыру, сөтнең сыйфаты турында белешмәләр була. Марат Дусаев чыгышыннан аңлашылганча, бу системадан файдалану терлекләрне карап тотуга чыгымнарны киметергә, терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк.

Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов бүгенге көндә мондый системаның Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының “Шытсу” АХП” ҖЧҖендә эшләве турында сөйләде. Хуҗалык белгечләре сүзләренә караганда, аны гамәлгә кертү уңай нәтиҗәләр биргән.

Киңәшмә азагында терлекләр белән идарә итү системасының өстенлекләре һәм кимчелекләре турында фикер алыштылар һәм тәҗрибә алмаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International