Министрлыкта республикада сөткә куелган сатып алу бәяләрен саклап калу мөмкинлекләре турында фикер алыштылар

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөткә сатып алу бәяләрен булдыру мәсьәләләре турында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, минстрның беренче урынбасары Николай Титов, трейдерлар һәм сөт эшкәртү предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Киңәшмә, Татарстанда һәркөнне 3,6 мең тоннадан артык сөт җитештерелә, предприятиеләрдә 2,9 мең тоннадан артык сөт эшкәртелә, дип билгеләп үттеләр.Сөт эшкәртү белән «Просто молоко» ИК ҖЧҖ, «Арча» ҖЧҖ, «Касымовский сөт комбинаты» ҖЧҖ, «Алабуга Сөте» ААҖ һәм башкалар шөгыльләнә.

Тармакка дәүләт ярдәме күрсәтү программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы җитештерүе, шул исәптән сөт җитештерү белән шөгыльләнүче кешеләр саны арта. Соңгы елларда республикада 1205 гаилә фермасы, сөт юнәлешендә 824 кече ферма төзелде.

Марат Әхмәтов, халыктан алына торган сөтнең бәясен төшерергә ярамый, дип ассызыклады. Министр эшкәртү предприятиеләренең вәкилләрен хуҗалыклардан сөтне турыдан-туры сатып алу өчен трейдерлар белән үзара мөнәсәбәтләрне яңадан карарга өндәде.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук республикада сөткә бәяләрне саклап калу мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International