Рөстәм Миңнеханов «RUSSIA HALAL EXPO» күргәзмәсендә булды

2017 елның 19 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «RUSSIA HALAL EXPO» күргәзмәсе экспозициясе белән танышты. Аның белән бергә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гиматдинов һәм башка рәсми затлар йөрде. «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисадый саммиты кысаларында оештырылган күргәзмә «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексы территориясендә уза.

Күргәзмәне карау алдыннан Татарстан Республикасын мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин Татарстан Республикасы Президентын республикада хәләл базарны үстерү, предприятиеләрнең тиешле товарларны җитештерү эшчәнлеге һәм тәкъдим ителә торган продукциянең ассортиментын һәм хезмәт күрсәтүләрне киңәйтү буенча киләчәккә планнар белән таныштырды.

Күргәзмәдә Татарстаннан, Удмуртиядән, Мәскәүдән, Самара һәм Чиләбе өлкәләреннән һәм илебезнең башка төбәкләреннән 50дән артык җитештерүче катнаша. Моннан тыш, чит ил компанияләре бар, шул исәптән Төркиядән дә.

Ашамлыклардан тыш, күргәзмәгә кием-салым, бизәнү әйберләре, хәләл косметика, балалар өчен уенчыклар куелган. Аерым стендлар туризм һәм медицина темасына багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International