2017 елның 23 маенда «ТатНИИСХ» ФДБФУ базасында «Арыш селекциясе – традицияләрнең һәм инновацияләрнең оптимальярашуы» темасы буенча халыкара семинар узачак. Фикер алышуның төп темасы арыш селекциясе буенча тикшеренүләрнең бүгенге торышы һәм юнәлешләре булачак.
Форумда катнашучылар алдында Россия фәннәр академиясе, «ТатНИИСХ» ФДБФУ, Башкортостан ДАУ белгечләре, шулай ук Германия галимнәре чыгыш ясаячаклар. Чыгышлардан тыш, семинар программасында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында институтның тәҗрибә кырларына бару планлаштырыла.