Татарстанда язгы бөртекле һәм кузаклы культураларны чәчү дәвам итә

2017 елның 13 мае, шимбә

Татарстанда язгы бөртекле һәм кузаклы культураларны чәчү дәвам итә. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Тукай муниципальрайонында барлык мәйданның 48%ы (21,9 мең га) чәчелгән.

«Һава шартларының тотрыксыз торуы аркасында кыр эшләренә соңрак тотынсак та, узган елгы темпларны куып тоттык диярлек. Игенчеләр һәр матур мизгелдән файдаланып калырга тырышалар», – дип әйтте районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов.

«Кама” агрофирмасы” ҖЧҖенең «ХПК-1» бүлекчәсендә дә эшләр кызып бара. «Арпа һәм шикәр чөгендере – 1,5 мең гектар, люпин 545 гектар тәшкил итә, – дип сөйләде бүлекчә җитәкчесе Равил Илдарханов. – Кырларда 17 бер. чәчү техникасы эшли.Тагын бодай, кукуруз һәм рапс чәчәсе бар әле».

Сабан чәчүендә тәҗрибәле механизаторлар: Юрий Суров, Фәнис Харисов, Александр Суров, Сергей Новиков, Илья Салихов, Рафит Габдрахманов һәм Самат Хәмидуллин эшли. «Алар кырларны яраталар, үз эшләрен беләләр, аларны җиренә җиткереп эшлиләр. Яшьләренә карамастан, аларда егәр җитәрлек һәм эшләрне төп оештыручылар шулар», – дип билгеләп үтте Равил Илдарханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International