Татарстанга Саха Республикасы делегациясе килде

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

25 апрельдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Игенчеләр сараенда Саха (Якутия) Республикасы делегациясен кабул итте. Аны Вилюйский улусы (районы) башлыгы Сергей Винокуров җитәкли.

Очрашуда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Умартачылык идарәсе»ДБУ белгечләре, Якутия ягыннан  «Вилюйский улус (район)» МР хакимиятенең эшләр идарәчесе, «Авыл хуҗалыгы департаменты» МКУ җитәкчесе, «Инженер-төзелеш идарәсе» МКУ җитәкчесе һәм башкалар катнашты.

Беренче булып сүзне Сергей Винокуров алды. Ул Якутиядә авыл хуҗалыгының торышы турында сөйләде.«Без – Антарктидадан кала, Планетада иң салкын төбәк, - дип ассызыклады ул. – Шуңа күрә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү җиңел түгел». Кыенлыкларга да карамастан, АПКны үстерү буенча планлы эш алып барыла. Терлекчелек комплекслары төзелә, төрле яшелчә культуралары үстерелә. Ат үрчетүгә аерым өмет баглана.

Министрның беренче урынбасары Николай Титов, шундый күпсанлы делегация килүгә шатмын, дип билгеләп үтте. Аннары ул Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагындагы казанышлар турында сөйләде.Кунакларга республика агросәнәгать комплексының торышын һәм уңышларын тасвирлый торган фильм күрсәтелде.

Очрашу барышында анда катнашучылар умартачылык өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. «Умартачылык идарәсе» ДБУ вәкилләре үз кунакларга мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Татарстан белән танышу бүгенге очрашу һәм экскурсия белән генә чикләнми. 26 апрельдә Якутия делегациясе республиканың Арча районына барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International