Министрлыкта 2017 елга авыл хуҗалыгы культуралары сортларын сынау планы буенча фикер алыштылар

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Министрлыкта 2017 елга авыл хуҗалыгы культуралары сортларын сынау мәсьәләләре комиссиясе утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков, «ТатНИИСХ» ФДБФУ директоры Марсель Таһиров, «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының орлыкчылык бүлеге башлыгы Елена Яркеева, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, галимнәр һәм «ТатНИИСХ» ФДБФУ белгечләре, дәүләт сорт сынау участоклары мөдирләре катнашты.

2017 елга авыл хуҗалыгы культуралары сортларын сынау планы турындагы нотык белән «Госсорткомиссия»ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков чыгыш ясады. Ул бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыклары күрсәткечләренә җентекләп тукталды.

Фикер алышканнан соң, авыл хуҗалыгы культуралары сортларын грунтта сынау өчен комиссия тарафыннан перспективалы сортлар сайлап алынды. Культуралар Арча, Зәй, Кукмара һәм Чистай дәүләт сорт сынау участокларында сынау узачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International