2016 ел азагында Россия авыл яшьләре берлеге Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә «Яшь фермер» проектына старт бирде. Бизнес-планлаштыруда, мәгълүмат туплауда һәм анализлауда, идарәчел карарлар чыгаруда һәм командада эшләү осталыгында махсус урта уку йортлары студентлары, аграр уку йортлары студентлары һәм аспирантлары һәм өйрәнчек җитештерү бригадалары үз көчләрен сынадылар.
Уенның беренче этабы быел Россия Федерациясенең 45 субъектында узды, анада 43 аграр югары уку йортыннан, 23 урта һөнәри уку йортыннан һәм 7 укучылар бригадасы командалары катнашты. Алар барысы да үзләренең бизнес-планнарын төбәкләрдәге компетентлы жюриларга тапшырдылар, эш йомгаклары буенча 1 этапта җиңүчеләр үз эшләрен эксперт комиссиясе әгъзалары танышсын өчен конкурсның оештыру комитетына җибәрделәр. Эксперт комиссиясе составына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия авыл яшьләре берлеге, «Росагролизинг» АҖ, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы икътисадының фәнни-тикшеренү институты, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе вәкилләре, шулай ук КФХ башлыклары керде.
Конкурска тапшырылган 73 эштән иң яхшы 43 проект сайлап алынды – бу бизнес-планнарның авторлары 2017 елның апрелендә Мәскәүгә «Яшь фермер» V интеллектуаль уенның финалына барачаклар.
Җиңүчеләр арасында – Татарстан Республикасыннан ике команда. Берсе – «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ командасы (Зөһрә Низамова, Айгөл Шәмәгсумова һәм Айгөл Бикулова, болан продукциясе җитештерү буенча проект (Европа үрнәгендә күркәм боланнар (мараллар) үрчетү һәм “Золотой рог” - “Алтын мөгез” КФХ базасында агротуризмны үстерү), икенчесе – «Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ (Үлмәс Акдәүләтов, Екатерина Волкова, Дмитрий Гришин һәм Валентина Еремеева, «Молочная долина» проекты - кәҗәләр үрчетү буенча).