Татарстан сөт җитештерү күләмен тәүлеккә 200 тоннага кадәр арттырды

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда 2017 елның 29 мартына тулаем савым күләме 3462,8 тонна булды, бу узган елның шушы вакытына караганда 200,6 тоннага күбрәк (106%). Республика авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан узган көннәрдә 3316,9 тонна сөт сатылды. Бер сыердан уртча көнлек савым 14,8 кг тәшкил итте.

Татарстан районнары арасында сөт җитештерү буенча алдынгылар арасында - Кукмара муниципаль районы хезмәтчәннәре. Монда авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 29 мартта 214 тонна (119%) сөт савылган. Сөт җитешерүгә шулай ук үзләреннән зур өлеш кертүчеләр арасында Атнә районы (191 тонна, 120%), Балтач районы (190,3 тонна, 107%), Арча районы (162,3 тонна, 101%), Актаныш районы (160 тонна, 111%) һәм республиканың башка районнары җитештерүчеләре дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International