Татарстан Республикасы муниципаль районнарында кырларда кар тоту эшләре белән шөгыльләнәләр. Мондый чара туфракның тирән катламнарында дым запасын сакларга ярдәм итә, бу исә авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттыра.
Республиканың Актаныш районында әлеге эш «Нур» ҖЧҖендә, «Наратлы» ҖЧҖендә, «Ташкын»ҖЧҖендә, “Әнәк” агрофирмасы” ҖЧҖендә» яхшы көйләнгән. Бүгенге көндә район кырларында 3 мең гектардан артык мәйданда кар тотып калынган.