«Җиләкле алан» («Ягодная долина») ҖЧҖендә 66 гектар мәйданда кырлыган утырталар

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Әлмәт муниципаль районының «Җиләкле алан» ҖЧҖендә 66 гектар мәйданда иртә, уртача һәм соң өлгерә торган сортлардан карлыган үсентеләре утырталар.

Үсентеләрне Белоруссиядән кайтартканнар һәм алар Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Олы Җәке авылында үстерелгән. Аграрийлар әйтүенчә, «Черная жемчужина», «Память Вавилова» һәм «Голубичка» сортлары югары уңыш бирүләре белән аерылалар, алар, су сипмичә дә, гектардан 6-7 тонна җимеш бирә, ә су сипкәндә - ике мәртәбә артыграк. Беренче уңышны 2018 елда җыю планлаштырыла.

Үсентеләргә тамчылап су кертү планлаштырыла, 1,5 метр тирәнлектә, 20 км озынлыкта торбалар сузыла.

Проектны гамәлгә ашыруда Әлмәт шәһәре, Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Ямаши, Рус Акташы, Новоникольск һәи Зәй-Чишмә авыллары кешеләре катнаша. Кырыктан артык эш урыны булдырылган.

2017 елда утыртма материалларны үзебездә җитештерү исәбенә бакча мәйданын 95 гектарга җиткерү планлаштырыла. Шулай ук республика фермерлары өчен үсентеләр сату да оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International