Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының в ООО «СХП «Свияга» АХП» ҖЧҖендә терлекләргә азыкны инновацион технология буенча бирәләр

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының «Свияга» АХП» ҖЧҖ фермаларында савым сыерларын аксымга бай азык белән тукландыру аркасында сөт җитештерү күләмнәрен арттыруга ирешкәннәр.

Ике ел элек бу хуҗалыкның Олы Күккүз бүлекчәсендә бөртекле фураж азыгын җәйпәкләндерелгән кукуруз орлыгыннан әзерли башлыйлар. Мондый азык, биологик консервантлар кулланып, инновацион технология буенча җитештерелә. Герметик контейнерларда азык 80 көн буена “өлгерә”. Шуннан соң гына бу контейнерларны ачарга ярый. Терлекләр рационына аксымга бай әлеге азык бик аз микъдарда граммнарда гына өстәлә.

«Яз ахырына сөтнең майлылыгы дүрт процентка җитте. Кагыйдә буларак, беренче сорт сөтнең майлылык база күрсәткече 3,4 процент итеп билгеләнгәнӘгәр ул аннан артып китсә, сөт югарырак бәяләрдән сатыла, шуннан чыгып, аның күләме дә арта. Үткән ел без Олы Күкүкз бүлекчәсендә сөт җитештерү күләмен 8процентка арттыра алдык», - дигән мәгълүмат бирде Апас муниципаль районының «Свияга» АХП» ҖЧҖнең Олы Күккүз, Кече Күккүз, Шунгут бүлекчәләре идарәчәсе Илфир Гайнуллин.

Быел әлеге бүлекчәнең терлекчелек фермалары ихтыяҗларын тәэмин итү өчен 360 тонна шундый азык арпадан әзерләнде. Ул Әлмәндәр бүлекчәсе фермаларына да җитәрлек.

Бүгенгә Олы Күккүз фермасында 5 мең тонна сыйфатлы силос, сенаж әзерләнгән. Ул ел ярымга җитәрлек күләмдә.

Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, хуҗалыкта терлекләр йөртергә чыгарыла торган мәйданда аяк астына салам җәелә, бу исә терлекләрдә тояк авыруын киметергә ярдәм итә, яшь бозауларның сәламәтлеге өчен дә яхшы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International