Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Олы Елга авылында «Исмәгыйлов» КФХ сөт җыеп, сөт продукциясе җитештерә.
«Җәен һәркөнне 18 тонна сөт җыябыз, ә хәзер - 15 тонна. Кулланучыларга да сатабыз, калганыннан сөт продуктлары җитештерәбез», - дип сөйләде КФХ башлыгы МинзифәрИсмәгыйлов.
Сөт продукциясе җитештерү заводының җитештерү корпусында тапшырылган сөтне төгәл үлчи торганэлектрон үлчәүләр тора. Сөтнең сыйфатын лабораториядә тикшерәләр. Корпуста шулай ук биш тонна сыйдырышлы ике суыткыч, сөтне пастеризацияләү җайланмасы бар, анда сәгатенә өч тонна продукция эшкәртелә. Сөт 92 - 95 градуска кадәр җылытыла, шуның белән булган барлык бактерияләр юкка чыга. Аннары ул 20 секунд эчендә тиешле температурага кадәр суытыла.
«Без заманнан калышмыйбыз, һәр эш процессы автоматлаштырылган», - дигән мәгълүмат бирде КФХ башлыгы Минзифәр Исмәгыйлов.