Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында терлекчелектә хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2015 елның 17 августы, дүшәмбе

Узган атна ахырында Татарстан Республикасы муниципаль районының «Камский бекон» ҖЧҖ базасында терлекчелектә хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары мәсьәләләре буенчасеминар-киңәшмә узды. Аны оештыручылар - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Хезмәт иминлегенең Идел буе үзәге» ҖЧҖ.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айсылу Нигъмәтуллина«Хезмәт иминлегенең Идел буе үзәге» ҖЧҖ җитәкчесе ЗиләФәхриевадуңгызчылык комплекслары һәм механикалаштырылган фермалар операторлары, чистарту корылмалары буенча слесарь-ремонтчылар, Татарстан Республикасы муниципаль районының «Камский бекон» ҖЧҖ белгечләре катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдиреАйсылу Нигъмәтуллинаның хисабында республика АПКында хезмәт шартларына һәм хезмәтне саклауның торышына кагылышлы мәсьәләләр, бу өлкәдә 2014 ел һәм 2015 елның яртыеллыгы йомгаклары чагылдырылды. Семинар-киңәшмә барышында ул дуңгызчылык комплекслары һәм механикалаштырылган фермалар операторлары өчен хезмәтне саклау инструкциясенә тукталды, терлекчелеккә бәйле рәвештә була торган һөнәри авырулар турында һәм аларның тискәре нәтиҗәләрен булдырмау чаралары турында сөйләде.

Семинарда терлекчелек фермалары территорияләрендә санитария-гигиена шартларын үтәүнең мөһимлегенә, тиешле яктылык һәм янгынга каршы чараларның булуына басым ясалды. Эшләүчеләрнең тиешлеквалификациясе һәм терлекләр белән эшләү күнекмәләре булырга тиеш. Эшкә алынучыларның яше һәм нинди җенестән булулары исәпкә алынырга тиеш, чөнки законнао нигезендә үгез терлекләр белән эшләү өчен 18 яшькә кадәрге һәм хатын-кызларны алу тыела. Терлекләрнең кешеләргә үзенчәлекле игътибар итүләрен исәпкә алып, персоналга инструктаж биргәндә, терлекләр белән эшләгәндә үзеңне тыныч тотарга, кычкырмаска һәм көч кулланмаска кирәклеккә басым ясарга кирәк. Терлекләр белән шулай эшләмәгәндә, көтелмәгән аяныч хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Бу шартларны үтәгәндә терлекчелек хуҗалыкларында җитештерү имгәнүләрен күпкә киметергә мөмкин.

«Хезмәт иминлегенең Идел буе үзәге» ҖЧҖ җитәкчесе Зилә Фәхриева чыгышында хезмәтне саклауга бүгенге көн проблемаларыннан чыгып өйрәтү, янгынга каршы тора алу, хезмәт шартларын махсус бәяләү һәм җитештерүдә зыян күрүчеләргә табиб килгәнче беренче ярдәм күрсәтү кебек актуаль мәсьәләләр чагылдырылды. Шулай ук терлекчелектә чистарту корылмалары буенча слесарь-ремонтчылар эшләренең иминлеге таләпләренә кагылышлы проблемалар да каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International