2015 елның 30 июнендә Техник җайга салу һәм метрология федераль агентлыгы тарафыннан “Органик җитештерү продукциясе. Җитештерү, саклау, транспортировкалау кагыйдәләре” ГОСТ Р 56508-2015 Милли стандарт расланды. Россия Федерациясе дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитетыинициативасы белән эшләнгән яңа закон 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
Милли стандартка органик җитештерүнең гомуми принциплары, органик продукцияне җыю, төргәкләү, транспортировкалау һәм саклау, маркировкалау кагыйдәләре кертелгән.
Хәзер органик продукция җитештерү өлкәсендә Россия Федерациясе норматив-хокукый базасы түбәндәге документлардан тора:
- Россия Федерациясе Баш дәүләт санитария табибы тарафыннан 2001 елның 6 ноябрендә расланган (Россия Федерациясе Баш дәүләт санитария табибының 2001 елның 14 ноябрендәге № 36 карары) санитария-эпидемиология кагыйдәләре һәм нормативлары: «Азык-төлек продуктларының иминлегенә һәм азык кыйммәтенә гигиеник таләпләр”. СанПиН 2.3.2.1078-01»;
- Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан 2014 елның 10 сентябрендәге №1068-ст боерыгы белән расланган Милли стандарт ГОСТ Р 56104-2014 «Органик азык-төлек продуктлары. Терминнар һәм билгеләмәләр» (2015 елның 1 мартыннан гамәлгә керде).
Документ тексты - “Органик җитештерү продукциясе. Җитештерү, саклау, транспортировкалау кагыйдәләре” ГОСТ Р 56508-2015 Милли стандарт белән (2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә) түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://agro.tatarstan.ru/rus/deystvuyushchie-normativnie-dokumenti.htm.