Татарстанда инде ничә еллардан бирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен мелиорацияне үстерү буенча федераль һәм республика программалары эшли, сугаруга чыгымнарның күп өлеше алар нигезендә субсидияләнә. Аны гамәлгә ашыруда актив катнашучылар арасында «Вятские зори» агрофирмасы» ҖЧҖ тә бар.
Соңгы елларда бу хуҗалык 800 гектардан артык сугарулы җирләрдән файдалана, аларда бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер кебек авыл хуҗалыгы культуралары үстерелә. Быел агрофирма яшелчә җыю күләмен арттырырга планлаштыра һәм аны 22 мең тоннага кадәр җиткерергә уйлый, ә киләсе елда сугарулы җирләрне860 гектарга кадәр арттырырга һәм аның яшелчә җыюның гомуми күләмен 35 мең тоннага җиткерергә планлаштыра. Шулай ук сугару чыганагы итеп тагын өч буа корырга ниятлиләр. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиораци департаменты ведомствосындагы «Татмелиоводхоз идарәсе» ФДБУ директоры Мара Хисмәтуллин сүзләренә караганда, бу проектка инвестиции 120 миллион сум тәшкил итә.
Сугарулы яңа мәйданнарны Татарстанда җитештерелгән боҗрасыман яңгыр яудыру машиналары белән комплектлау планлаштырыра. Моның өчен быел Татарстанның Биектау районында сугару техникасын җитештерү заводын төзи башладылар. Предприятиедә ике ел эчендә 8500 тоннага ике бәрәңге саклагыч төзелде, кишер (2000 тонна) һәм кәбестә (2200 тонна) саклау өчен суыткычлар урнаштырылды, шулай ук җәен яшелчә сату өчен җитештерү цехы ачылды. 2016-2017 елларга 4000 тонна кишер һәм 2500 тонна кәбестә өчен тагын бер суыткыч кую һәм 4000 тоннага бәрәңге саклагыч төзү планлаштырыла.
«Узган елда программа исәбенә 7 мең гектар сугарулы җир гамәлгә кертелде, һәм хәзер безнең республика бу юнәлештә Россия буенча алдынгы урыннарның берсен алып тора. Соңгы еллардагы корылыктан күренгәнчә, Татарстанда сугарусыз яшелчә культуралары үстереп булмый. Чагыштырып карасак, сугарулы җирләрдә бәрәңге уңышы биш мәртәбә артыграк», - дип сөйләде Марс Хисмәтуллин программаның нәтиҗәлелеге турында.