Кайбыч районында фермер Идел аръягында беренче терлек сую пунктын төзеде

2015 елның 2 июне, сишәмбе

Кайбыч районында бүгенге көнгә кадәр терлек сую өчен махсус урын юк иде. Бу проблеманы Чүти авылыннан крестьян-фермер кооперативы җитәкчесе Рафаэль Щукин хәл итте. Үзенең фермер хуҗалыгы территориясендә ул тулысынча заман таләпләренә туры килә торган терлек сую пункты төзеде.

«Ит һәм ит продукциясе иминлеге» техник регламенты нигезендә файдалануга тапшырыла торган пункт - район өчен бик мөһим объектларның берсе. Әлеге регламент буенча узган елның беренче маеннан терлек сую бары тик махсус җиһазландырылган урыннарда гына рөхсәт ителә”, - дип аңлатып уза район башлыгыАльберт Рәхмәтуллин терлек сую пунктын ачуга килүчеләргә. Бу хакта “Кама таңнары” район газетасы хәбәр итә. - Илебез Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәннән соң терлекчелек продукциясенә таләпләр тагын да кискенләште. Һәр эшкә тәвәлләп тотына торган Рафаэль Щукин районда беренчеләрдән булып бу проблеманыхәл итте».

Чүти авылына Дәүләт ветеринария инспекциясенең Апас территориаль бүлеге башлыгы Алмаз Гибадуллин да килде. «Әлеге терлек сую пункты - Идел аръягында бөтен таләпләргә туры килә торган беренче пункт. Монда терлек сую, эшкәртү һәм итне саклау өчен бөтен шартлар каралган, ветеринария лабораториясечишенү урыны, душ бүлмәсе бар. Эштә уңышлар гына теләргә кала», – диде улПунктта өч терлек суючы, ветеринариясанитар-экспертыпродукция ташый торган йөк автомобилен йөртүчеләр икәү булачак. Биш тонна йөк сыйдырышлы суыткыч бар. Анда 20-25 эре мөгезле терлек итен саклап була.

«Якын киләчәктә казылык цехы ачу теләгем бар минем. Хуҗалыктагы 61 эре мөгезле терлектән 24 баш савым сыеры. Көнгә 400 килограммнан артык сөт савабыз, аны шулай ук шәхси хуҗалыклардан да җыябыз», – дип сөйләде фермер.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International